Балаларга телэклэр, котлаулар / Поздравления и пожелания детям

татарча котлау балаларга БАЛА ТУУ/С РОЖДЕНИЕМ РЕБЕНКА

Сезнең әлеге сәхифәне ни өчен каравыгыз, билгеле, безнең өчен сер түгел… Сез үзегезнең нәниегезгә, яисә башка кечкенә иптәшкә котлау эзлисез. Шулай бит? Димәк аның тиздән туган көне. Сез безнең сайттан балалар өчен котлаулар таба аласыз һәм шулай ук үзегезнең котлауларыгызны да бирегә җибәрә аласыз. Туган көннәр нәниләрегезгә шатлык-сөенечләр алып килсен. Балаларыгыз исән-имин үсеп җитеп үзегезгә дә бары тик игелекләр генә күрсәтсен.



( Язлар, җәй… һ.б)ны ул көтеп ала,
(Май, июл…. һ.б.) аен бик сагына.
«Туган көнем җитә», — диеп
Күңеле канат кагына.

Кояш яктырак елмая,
Сандугачлар сайрыйлар.
Май гөлләре ____ны
Бәйрәме белән котлыйлар.

(Май) аедай ямьле булсын
____, гомерләрең
Шаулап-гөрләп чәчәк атсын
Синең бәхет гөлләрең!

Балаларга телэклэр, котлаулар / Поздравления и пожелания детям

….  бик тырышып укый, бик сөйкемле һәм тәртипле бала. Алдагы тормышында да гел шундый булып калсын. Үз бәхете тәүфигы белән үссен, сәламәт булсын, бер дә авырмасын. Һәрвакыт көләч йөзле, тәмле телле булсын!
…. исемле (кызга яки малайга) бу шатлыклы көнендә бәхетле, сәламәт, шат күңелле булып, әти-әнисенә гел сөенечләр китереп үсүен, тырышлык, укуында зур уңышлар телибез.
Күз карасы кебек кадерлебез, йөрәк парәседәй газизебез …ны  …  яшь тулган көне белән котлыйбыз. … мәктәпкә бик теләп йөри, яхшы билгеләренә генә укый, өйдә дә бик ярдәмчел. Гел шулай булсын иде!

Балаларга телэклэр, котлаулар / Поздравления и пожелания детям

Котлы булсын туган көнең,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсенен.
Бүгенгедәй, шат елмайган йөзең,
Кайгы чаткылары күрмәсен.

Яз башында ахры тугангадыр,
Май кояшы кебек җылы син.
Кече җанлы, саф күңелле,
Изгелекләр белән тулы син.

Син яшәгән гүзәл җирдә
Гел аяз булсын күгең.
Бәхетле балачак озын гомер
Телибез сиңа бүген!

(Унынчы..) тапкыр язлар сиңа
Бүләк итә матур гөлләрен.
Бәхет белән үтсен гомерләрең,
Котлы булсын туган көннәрең!

Балаларга телэклэр, котлаулар / Поздравления и пожелания детям

Тирә-юньгә якты нур сибүче кечкенә кояшыбыз, кадерлебез  …   , туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда нык сәламәтлек, бәхет, озын гомер һәм яхшы билгеләренә генә укып, безне гел сөендереп торуыңны телибез!
Беренче юбилеең ак бәхетләр китерсен … !
…. кем ул дисезме? Аның әнисе — …. , әтисе — …. .  …. — гаиләдәге иң зур бала. Сеңлесе  …гә зур акыллы апа, әтисе-әнисенә тыңлаучан, булышучан бала. Мәктәптә «4» һәм «5» билгеләренә генә укучы (кыз яки малай) ул. Гел бәхетле, сау-сәламәт, көләч йөзле бул, …!

ИХЛАСТАН