Укытучылар көне белән \ С днем учителя

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, укытучым.
Синнән алган шушы белемне
Бүген үзем укучыма бирәм.
Бу соң үзе бәхет түгелме?
Синең белән бүген горурланам,
Хөрмәтем зур сиңа йөрәктә,
Һәрбер сүзең, һәрбер киңәшләрең
Мине ялгышмаска өйрәтә.
Тәнеңә Ходай сәламәтлек бирсен.
Бәхет, шатлык озата барсыннар.
Язмышлар да сиңа гел яхшылык
Гел уңышлар гына язсыннар.
* * *
Бәйрәм белән Сезне, укытучым!
Йөрәгемнең якын кешесе.
Дөнья серен миңа өйрәтүчем.
Яшь җаннарга — Ходай илчесе!
Сезгә телим саулык, озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.
Шәкертләрнең тырыш, инсафлысын.
Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!
* * *
Укытучым, Сезгә нәрсә генә
Бүләк итим туган көнегездә?
Болыннарда өзеп, букет тезеп,
Гөлләр бүләк итәр идем дә.
Шиңәрләр шул…
Шушы бәйрәмегезгә ямь өстәрлек
Бирим икән Сезгә ни генә?
Иң яхшысы — җырым бүләк булсын.
Безнең йөрәк типсен җырларда.
Җил дә алмас һәм кырау да тимәс аларга.
* * *
Кайгырганда юатучы,
Безнең өчен ут йотучы.
Гаделлеккә өйрәтүче,
Рәхмәт сиңа, Укытучым!
Чәчләреңә бәсләр кунган.
Гүя ап-ак кышкы урман.
Гомер буе без бурычлы,
Рәхмәт сиңа. Укытучым!
Өермәдәй уй булгандыр.
Күзләреңә яшь тулгандыр.
Озатканда унынчыңны,
Рәхмәт сиңа. Укытучым!
Дөнья безне алга дәшә,
Ә син безгә гел янәшә.
Тәүге хәреф танытучы,
Рәхмәт сиңа. Укытучым!
* * *
Кулларына сихри әлифба алып,
Һәр хәрефнең серен аңлаткан.
Елмаюы, көләч йөзе белән
Безне һаман үзенә караткан.
Без, балалар, гамьсез йоклаганда
Төннәр буе дәрес караган.
Башындагы куе матур чәче
Безнең хәсрәтләрдән агарган.
Суык классларда белем биреп
Тормыш сукмагына юллаган.
Балалары үсеп кеше булган:
Гомер үткән, саулык югалган.
Изге тәрбиянең җимешләре
Хезмәт итә халкың, илеңә.
Зур ихтирам белән искә ала
Тап төшерми изге исмеңә.
* * *
Безнең илдә кеше бәяләп бетерә алмаслык кыйммәтле хәзинә. Кешеләр илнең хуҗасы һәм тоткасы. Ә илебез киләчәгенең тоткасы сезнең кулларда, хөрмәтле укытучыларыбыз! Сез кешеләргә белем ачкычы бирәсез, кешеләрне кеше итәсез,олы юлга илтәсез. Сезгә барысы өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Алтын яфрак ява урамнарга,
Сукмакларга ява, юлларга…
Урам буйлап атлый укытучы
Чумган килеш тирән уйларга…
Уйларыгыз изге…Сабыйларның
Күңеленә барып ялгана
Күпме хисләр кирәк алар өчен
Ял-йокыңны онытып янарга.
Һәм сакларга кирәк сүндермичә
Аларга дип яккан учакны
Үз балаңа күпме җылы кирәк
Аларга да кирәк шул чаклы.
Йөрәгеңне бүлеп бирү кирәк
Җил-давыллар җирдә азмы соң?
Чандыр иңегезгә күтәргәнсез
Күпме балаларның язмышын!
Без беләбез сезгә җиңел түгел
Күпме язмыш сезнең кулларда
Ләкин ышан һәрчак без булырбыз
Сез күрсәткән тугры юлларда!
* * *
Барыбызга бер генә,
Белмим, ничек өлгерә.
Үзе шундый сөйкемле,
Нәкъ әнием шикелле,
Шат йөзле укытучым,
Күңелемә иң якын
Кеше ул шуның өчен.
Ул — минем укытучым.
Шатлыгыма сөенә,
Кайгым булса — көенә…
Көн дә гыйлем өләшеп
Илтә белем иленә.
Кадерле укытучым,
Аннан галим беркем дә
Юк сыман шуның өчен.
Ул — минем укытучым!
Кырда иген иксәм дә,
Ул булыр гел уемда,
Маяк булыр юлымда
Сөекле укытучым,
Аңарга мин гомергә
Бурычлы шуның өчен.
Ул — минем укытучым!
* * *
Туган якның ал таңнары сезгә
Бүләк иткән күңел аклыгын.
Юлдаш итеп саклагансыз яшьтән
Челтерәп аккан чишмә сафлыгын
Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез
Тормыштагы һәрбер мизгелгә
Күпме изге гамәл энҗе булып
Гомер юлыгызга сибелгән.
Рух ныклыгына таянасыз
Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез
Чор сулышын ачык тоемлаучы
Зыялы һәм затлы кеше сез.
* * *
Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез.
Бар гомерне җитәр яктыртырга,
Сез кабызган утның яктысы.
Нурга күмсен иде гомерегезне
Безнең гомернең дә балкышы.
Минем өчен бик күптәннән таныш
Зур тырышлык куеп йөрүең.
Һәр дәрескә керсез иман белән
Авыр багаж белән керүең.
Кемнәр үлчәр синең хәзинәңдә
Тулып яткан акыл байлыгын?
Телим бүген: шуны саклар өчен
Күбрәк булсын иде саулыгың.
Сезгә юлдаш булып кала бирә
Зур ихтыяр көче, сабырлык
Рухыгызның җылы нурын сибә,
Яшь буынны җылыта алырлык.
Мәңге апа, мәңге күңелеңне
Ил җылысы торсын җылытып