Рамазан ае башлану белән котлау

Аллаһы Тәгалә кичәләр арасында Кадер кичәсен, көннәр арасында җомга көнен, айлар арасында Рамазан аен өстен кылды. Шушы айда изге Коръән иңә башлый. Башка айларда кылган изгелекләргә Аллаһы Тәгалә 10 савап вәгъдә итсә, Рамазан аенда ул 700 һәм аннан да күбрәкккә арта. 
%d0%b8%d1%85%d0%bb%d0%b0%d1%81%d1%82%d0%b0%d0%bd
Пәйгамбәребез с.г.в. үзенең бер хәдисендә әйтә: «Рамазан ае башланганда җәннәт ишекләре ачыла, тәмуг ишекләре ябыла, ә шәйтаннар богаулап куела» — диде. 
Шуның өчен дә без, мөселманнар, изге Рамазан аен зур сөенеч белән каршы алабыз. Уразада Аллаһы Тәгалә иманнарыбызны Үзенә карата булган ихласыбызны сыный. 
Аллаһы Тәгалә кудси хәдисендә болай ди: «Ураза Минем өчен генә тотыла, шуңа күрә әҗерне аңа Үзем бирәм». Уразалы кеше көне буена нәфсесе белән көрәшә. Әмма ул уразасын бозмый. Чөнки ул белә: Аллаһы Тәгалә аны һәрдаим күзәтеп тора. Ураза ул — Аллаһ Тәгалә һәм Аның колы арасында булган сер. Ураза тотучы бу гамәлен фәкать Аллаһы ризалыгы өчен үти. Кеше шул рәвешчә нәфес-теләкләрен тыярга өйрәнә, үз нәфсе колы булудан котыла. 
Ураза вакытында кеше үзен ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәттән генә түгел, ә начар сүзләр, гайбәт сөйләүдән дә тыеп тора. 
Ураза безне Аллаһы Тәгаләгә якынайта. Ураза тоткан кеше Аллаһ каршында үзенең никадәр зәгыйфь һәм мохтаҗ булуын таный. Шуның белән аның тәкәбберлеге кими. Сусау, ачлык авырлыгын тату фәкыйрь-мескеннәрнең хәлен аңларга ярдәм итә. Нәтиҗәдә, аларга карата күңелдә шәфкать, кызгану хисе арта. 
Ураза тоту кеше организмына да күпъяклы файда китерә. Аның барышында ашкайнату системасы ял итә, организм төрле калдыклардан чистара, эчке бизләрнең эшчәнлеге яхшыра, нерв системасы тынычлана. 
Бәлигълык яшенә җиткән, үз акылында булган, сәламәтлеге мөмкинлек биргән һәр мөселман кешесе Рамазан аенда ураза тотарга тиеш. 
Шулай ук пәйгамбәребез Рамазан аенда Тәравих намазын укырга кушты. Хәдистә әйтелә ки: «Мәҗбүри намазлардан соң иң хәерлесе — төнлә укыла торганы» — диелә. Тәравих намазларын җәмәгать белән мәчеттә уку хәерлерәк. 
Шулай ук Гает намазына кадәр фитра садакасын бирелә. Ул мескен фәкыйрьләргә бер көнлек ризык күләме бәясеннән хисаплана. 
Мөсафирларга, авыруларга, йөкле һәм бала имезүче хатыннарга, авыруларга, икенче Рамазан аена хәтле тоту шарты белән, фарыз уразасын тотмаска рөхсәт ителә. 
Терелүгә өметсез авырулар, ураза тота алмаслык дәрәҗәдәге олы яшьтәгеләр һәр ураза көне өчен мөмкинлекләре булса фидия түли. Ягъни ул 30 көн буена бер фәкыйрьне ашатырлык акча бирә. 
Хатын-кызларга айлыклары вакытында, бала тудырганнан соң кан килү чорында ураза тоту тыела. Алар калган көннәрне икенче Рамазанга кадәр тоталар. 
Рамазан аеның килүе безнең һәрберебез өчен зур нигъмәт. Аны чиста күңел, изге ниятләр белән каршылыйк, гөнаһ-хаталарыбызга тәүбә итик. Аллаһының рәхмәте, мәрхәмәте арта торган көннәрне бушка, файдасызга уздырмыйк. Мөмкинлеге булганнар бик зур савапка ия булган ифтар — авыз ачу мәҗлесләре үткәрик. Рамазан ае безнең өчен тәкъвалыгыбызны арттыра, калебләребезне пакъләндерә, сәламәтлегебезне ныгыта торган ай булсын. 
Раббыбыз Аллаһ һәрбарчабызга мәрхәмәтен, мәгъфирәтен насыйп әйләсен, изге ниятләребезгә ирешергә көч- куәт бирсен! Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкер итеп, бер-беребезне хөрмәтләп, үзара ярдәмләшеп, бер-беребезгә үрнәк булып яшик. Әмин. 
Барыгызны да бөек, изге Рамазан ае башлану белән чын күңелемнән тәбрик итәм!