Рамазан ае, ураза тоту хакында хәдисләрдә һәм Коръән аятьләрендә

«Әй, иман китергән кешеләр! Сезгә хәтле булганнарга ураза тоту фарыз булган кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз булды. Бәлки сез тәкъва булырсыз, ягъни гөнаһлардан тыелып, Аллаһының кушканнарын үти башларсыз», » диелә изге Коръәннең «Бәкара» сүрәсе , 183 нче аятьендә. Аллаһы Тәгалә ураза турында әйткәндә, «Әй, иман китергән кешеләр», – дип эндәшә безгә. Чөнки Раббыбыз белә: иман китермәгән, иманы зәгыйфь кешенең ураза тотарга көченнән килмәвен. Күпләр, көннәр озыная барган саен, ураза тоту авыррак, дип саный. Икенчеләр, эссе, озын җәй көннәрендә туры килгән уразаны тотып булырмы икән, сусауга ничек түзәрбез, дип икеләнә. Кайберәүләр, вакытым юк, ди, икенчеләр, эшем күп, ди, өченчеләр, пенсиягә чыккач тотармын әле, дип,  юк сылтауны бар итә. Аллаһ безгә беркайчан да көчебез җитмәгәнне йөкләми. Раббыбыз авырлыгы белән җиңеллеген дә бирә бит.
* * *
Аллаһы Тәгалә: «Әй, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз. Әгәр кем дә кем авыру яки сәфәрдә булса, шул ук санда башка көннәрдә ураза тотсын. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, ә авырлык теләми. Ул билгеле сандагы көннәрне ахырына җиткерүне һәм сезгә туры юлны күрсәткәне өчен Аллаһны зурлавыгызны тели…», – дип әйтте «Бәкара» сүрәсенең,  185 нче аятьендә.
* * *
Ураза – ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән генә тыелып тору түгел, ә бөтен гөнаһлы гамәлләрдән тыелу. Рамазан аенда кешенең бөтен әгъзалары да ураза тотарга тиешле. Теле дә, кулы да, күзе дә, аяклары да. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Сезнең ач торуыгыз беркемгә дә кирәк түгел: Аллаһы Тәгаләгә дә, бәндәләргә дә. Әгәр без телебезне – начар сүздән, күңелебезне бозык уйдан сакламасак, гайбәттән тыелмасак, ураза тотуыбыз гади бер ач торуга гына кайтып кала», – диде.
* * *
Уразага керер алдыннан сәхәр ашау сөннәт гамәл булып санала. Менә шушы сөннәт гамәл безне яһүдләр һәм насаралар уразасыннан аерып тора. Пәйгамбәребез с.г.в: «Безнең ураза белән Китап әһелләренең уразасы арасындагы аерма  – ул төнлә торып ашауда» — диде.
Икенче бер хәдистә:  «Уразага керер алдыннан төнлә торып ашагыз, чөнки сәхәр вакытында бәракәт бар», – диде. Әгәр дә кеше сәхәр ашаса, Аллаһы Тәгалә аның ризыгына, байлыгына, эшенә, гаиләсенә һәм үзенә бәракәт бирә.
* * *
 Пәйгамбәребез с.г.в.: «Әгәр берәү ураза тотса, хөрмә белән авызын ачсын. Әгәр дә хөрмә булмаса, су белән», – дип әйтте.
* * *
Рамазан аенда ураза тотарга ниятләгән кешегә, таң атканчы ашап-эчкәннән соң шушы сүзләрне әйтеп, ният кылу мөстәхәб санала: «Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лилләәһи тәгааләә».
Мәгънәсе: «Аллаһы Тәгалә өчен, ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр Рамазан уразасын тотарга ният кылдым». Әгәр кеше ниятләргә онытса, я сәхәргә тора алмаса, шул көнне ураза тотуы дөрес саналыр, әмма сәхәргә торган өчен бирелә торган саваптан мәхрүм калыр.
* * *
Ифтардан соң (авыз ачканнан соң) түбәндәге дога укыла: «Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкикә әфтартү фәгфирлии йәә гаффаарү  мә каддәмтү үә мәә аххартү».
Мәгънәсе: «Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым һәм Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Һәм Синең ризалыгың белән  авыз ачам. Әй, гөнаһларны  гафу  итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка».
* * *
Пәйгамбәребез с.г.в: «Әгәр дә кешеләр Рамазан аенда нәрсә бар икәнлеген белсәләр, Рамазан аеның ел буе булуын теләрләр иде», — диде.
Шуңа күрә Рамазан аеның нинди кадерле вә изге ай икәнен  истән чыгармыйк. Бу изге айны гыйбадәттә үткәрергә тырышыйк!
* * *
Пәйгамбәребез с.г.в: «Сезгә бәракәтле Рамазан ае килде. Аллаһ Тәгалә сезгә ул айда рәхмәтен иңдерә, гөнаһларны гафу итә һәм догаларга җавап бирә. Аллаһ сезнең бер-берегез белән изгелек кылуда ярышуыгызга карый һәм фәрештәләр алдында сезнең белән мактана. Аллаһка үзегездән хәерле нәрсәне күрсәтегез. Дөреслектә, бәхетсез кеше ул бу айда Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм булган кеше», — диде.
* * *
Рамазан – Коръән ае. Ошбу айда Аллаһының Коръән-Кәриме иңде һәм Рамазан аенда Коръән уку олы фазыйләтле гамәлләрдән булып тора. Шуңа да Рамазан ул – Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән аеруча яктыртылган, нурлы ай.  Аллаһы Тәгалә: «Рамазан ае бик олуг ай, ул айда Аллаһыдан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кылучы Коръән иңдерелде»,- дип әйтте  («Бәкара» сүрәсе,  185 нче аять).
* * *
Аллаһы Тәгалә: «Ураза ул – бәндә белән Минем арадагы яшерен гыйбадәт. Аның бәһасен дә Мин генә белермен», – диде. Без бер генә кешенең дә уразамы-түгелме икә­нен белә алмыйбыз, аны фәкать Аллаһы Тәгалә генә белә. Раббыбыз: «Ураза Минем өчен генә тотыла, шуңа күрә аңа хисапсыз әҗерне Үзем белеп бирәм», – дип әйтте. (Кудси хәдис).
* * *
Рамазанда ураза тоту сәбәпле әүвәлге гөнаһларыбыздан пакьлану мөмкинлеге бирелгән. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Кем Рамазан аенда Аллаһының әҗер-саваплар вәгъдә итүенә иман китереп, вә ошбу вәгъдә ителгән әҗер-савапларга ирешү нияте белән ураза тота икән, аның әүвәлдә булган барлык гөнаһлары гафу ителер», – диде.
* * *
Аллаһы Тәгалә: «…Дөреслектә, ураза ул Минем өчен һәм Мин аңа үзем әҗер-савабын бирәм. Чөнки ул нәфес теләген һәм ризыгын Минем өчен калдыра. Ураза тотучының ике шатлыгы бар: бер шатлыгы авыз ачканда, ә икенче шатлыгы Раббысы белән очрашканда», – дип әйтте.
* * *
Рамазан аенда ураза тотучы кешене ашату да бик изге вә әҗер-саваплы гамәл булып санала. «Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, яки ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс», – диелә хәдистә.
* * *
Рамазан аенда күк һәм Җәннәт ишекләре ачыла, ә Җәһәннәм ишекләре ябыла. Раббыбыз әйтте: «Рамазан аенда җәннәт капкалары ачык булыр, җәһәннәм капкалары бикле булыр, шайтаннар чылбырлар белән богауланган булыр», – диде. (Имам Әл-Бохари риваятеннән). Димәк, шайтаннар безгә вәсвәсә сала алмыйлар, Рамазан аенда безгә изгелекне эшләү җиңелрәк.
* * *
 Рамазан ае – ул Җәһәннәмнән котылу ае. Пәйгамбәребез с.г.в. бу турыда: «Рамазан аеның иң беренче кичәсе җитсә, шайтаннар һәм җеннәрнең иң начарлары богаулап куелалар. Бу айда Җәһәннәм ишекләре ябыла һәм аның бер ишеге дә ачылмый, шулай ук анда Җәннәт ишекләре ачыла һәм аның бер ишеге дә ябылмый. Ул айда бер фәрештә: «Әй изгелек кылырга теләүче! Күберәк изгелек кыл! Әй гөнаһлар кылырга теләүче! Гөнаһлар кылудан тукта!» – диде.
* * *
Рамазан аенда бирелгән сәдаканың әҗер-савабы күбрәк. Әнәс ибн Мәлик әйтә: «Бер вакытны Пәйгамбәребез с.г.в.нән: «Рамазаннан соң кайсы айда ураза тоту хәерлерәк?» – дип сорадылар. Ул: «Рамазанны зурлау өчен Шәгъбән аенда тотылган ураза», – дип җавап бирде. Шуннан соң: «Кайсы сәдака саваплырак», – дип сорадылар. Ул: «Рамазан аенда бирелгән сәдака», – дип әйтте. Шуңа күрә мөселман кешесе бу айда мохтаҗ кешеләргә күбрәк сәдака бирергә һәм юмартлык күрсәтергә тиеш.
* * *
Гомер буе адәм баласының нәфесе белән аңы көрәшә. Без үзебезнең нәфес артыннан кууыбыз белән түбәнгә тәгәрибез. Ә менә Рамазан ае нәфесебездән өстен икәнебезне, аны җиңә алуыбызны күрсәтергә мөмкинлек бирә. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Безнең һәркайсыбызның нәфесе бар, әгәр без шушы нәфесебезне җиңсәк, олы җиһадта җиңүчеләр булырбыз», – диде.
* * *
 «Кыямәт көнендә адәм балалары үкенер: нишләп мин бу уразаны күбрәк тотмадым икән, шушының хәтле әҗер-саваплары булганын белсәм, мин моны тагын да күбрәк тотар идем, нәфел уразалары да тотар идем, дип. Рамазанда ураза тотмаган кешеләр, фәрештәләрнең ураза тотучыларны олуглап йөргәннәрен күреп, бик үкенерләр, ди. Без дә хуш исле булып, шушы кешеләр шикелле итеп кыямәт көнендә Аллаһ хозурында матур булып йөрер идек, нишләп без бу дөньяда ураза тотмадык, дип әйтерләр», – диелә хәдистә.
* * *
Аллаһы Тәгалә: «…Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәктер», – дип әйтте («Кадер» сүрәсе). Пәйгамбәребез с.г.в.: «Ул айда бер кичә бар. Бу Кадер кичәсе, ул мең кичәдән артык. Кем дә кем шул кичәдә Аллаһы Тәгаләгә зекерләр әйтеп, төн уртасында торып, тәһәҗҗүд намазларын укып, сәхәр вакытында, Аллаһтан дога кылып сораса, ул бәндәнең догалары кабул ителер. Чөнки шушы төндә рәхмәт фәрештәләре таң беленгәнчегә кадәр бәндәләрнең догаларын кабул итеп, Аллаһка ирештереп торалар», – диде.
* * *
Рамазан аеның ахыргы ун көнендә ир-атларга бер тәүлек булса да мәчеттә кунып, хатын-кызларга өйләрендәге намаз укый торган җирләрендә игътикяф  кылу – сөннәт. Игътикяф кылучы ирләр мәчеттә ашыйлар, эчәләр һәм йоклыйлар. Аларга бәдрәфкә бару, тәһарәт алу кебек мәчеттә кылу мөмкин булмаган эшләр һәм аш-су алып килү өчен генә мәчеттән чыгу рөхсәт ителә. Әгәр дә сәбәпсез дөнья эше өчен мәчеттән чыгып, алты сәгать вакытын читтә үткәрсә, игътикяфы бозыла. Игътикяфтагы кешеләргә хатыннарының тәннәренә кул тидерүе хәрам санала. Әгәр алар мәчеттән чыккан вакытларында якынлык кылсалар, игътикяфлары бозыла. Аларга мәчеттә дөнья эшләрен башкару һәм дөнья мәшәкатьләре турында сөйләшү мәкруһ санала.
* * *
Пәйгамбәребез с.г.в.: «Рамазан – сабырлык ае. Сабырлыкның савабы исә җәннәттер», – дигән. Икенче бер хәдистә: «Ураза тоту – сабырлыкның яртысы, сабырлык исә – иманның яртысы», – диелә. Рамазан аенда сабырлык белән Аллаһы тарафыннан җибәрелгән барлык сынауларны да үтәргә тырышыйк. Әлеге айның һәр минуты кыйммәтле, шуңа да Аллаһы алдында зур җаваплылык белән үткәрергә тиешбез, бары шул чакта гына Аның киң рәхим-шәфкатенә ирешербез.
* * *
Хәлеңнән килеп, Рамазан аеның уразасын тотмау – олы гөнаһ санала. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Әгәр берәү сәбәпсез Рамазан аеның бер көнендә ашаса (ягъни көндез), гомере буе ураза тотып та, ул көнен каза кыла алмас» – диде. Раббыбыз беркемгә дә авырлык теләми, авыр хәлдә булганнарга, сырхау кешеләргә, мосафирләргә Рамазан аенда ашарга рөхсәт ителә, ләкин мосафир йортына кайткач, сырхау кеше терелгәч, тотмаган Рамазан уразаларын башка айда каза кыла ала.
* * *
Бу мөкәддәс айны ярлыларның, мескеннәрнең, туганнарның хәлләрен белеп үткәрү, мохтаҗларга, мәчетләргә ярдәм күрсәтү, сәдака өләшеп, мәҗлесләр корып, ураза тотучыларны ашату, ятим балаларны куандыру аеруча саваплы! Чөнки «Рамазан аенда эшләгән изгелеккә савап 700 дәрәҗәдә артык булыр», – диде Раббыбыз. Шуңа мөселманнар зәкятләрен дә Рамазан аенда биреп калырга тырышалар.
* * *
Пәйгамбәребез с.г.в.: «Ураза тоткан кешенең йокысы – гыйбадәт, эндәшмәве – тәсбих, гамәле даими, догасы кабул ителгән, ә гөнаһасы гафу ителгән булыр», – диде.
* * *
Пәйгамбәребез с.г.в: «Җәннәттә әр-Рәййан дигән бер ишек бар. Бу ишектән Кыямәт көнендә бары тик ураза тотучылар гына керәчәк. Аннан ураза тотучылардан башка берәү дә керә алмаячак», – диде.
* * *
Әбү Үмамә радыйаллаһу ганһү болай дигән: «Мин бер тапкыр Пәйгамбәребез с.г.в. гә килеп: «Әй, Рәсүлүллаһ! Мине җәннәткә кертәчәк берәр гамәл әмер ит миңа», – дидем. Ул миңа: «Ураза тотуны дәвам ит, чөнки аңа тиң булырлык башка гамәл юк», – дип әйтте. Тагын бер тапкыр килеп, шул ук сорауны биргәндә: «Ураза тотуны дәвам ит, чөнки аңа тиң булырлык башка гамәл юк», – дип җавап кайтарды
* * *
Пәйгамбәребез с.г.в.: «Ураза – ул кешене җәһәннәм утыннан  саклый торган калкан», – диде. Һәркайсыгыз ураза тоткан көнне яман сүз сөйләшмәсен һәм яман гамәл кылмасын, тавыш-гауга куптармасын.
* * *
Пәйгамбәребез с.г.в.: «Чыннан да, җәннәттә шундый бер йорт бар: эченнән тышы, тышыннан эче күренә. Аллаһы Тәгалә аны йомшак сөйләшкән, кешеләрне ризыкландырган, даими ураза тоткан һәм башка кешеләр йоклаганда төнлә гыйбадәт кылганнар өчен әзерләгән», – диде.
* * *
Рамазан аенда без гүзәл әхлакка, гүзәл холыкка ире­шергә тиешбез. Кайберәүләребез кемгәдер үпкәләп йөргән икән, ул кешене кичереп, аның бәхиллеген алсын. Аллаһы Тәгалә: «Ачуыгызны эчкә алыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә каршын­да сөйкемле бәндәләрдән булырсыз», – диде («Гыймран», 134 нче аять).
* * *
Рамазан аенда кылынган Гомра-Хаҗ кылуга тиңләшә. Ягъни Аллаһы Тәгалә ул кешегә хаҗ кылган шикелле әҗер-савап яза. Пәйгамбәребез с.г.в:  «Әгәр дә Рамазан ае җитсә Гомра кыл. Дөреслектә, Рамазанда кылынган Гомра хаҗга тиң», – диде. Ләкин бу Зүл-Хиҗҗә аенда кылырга тиешле хаҗны өстән төшерми, ул шулай ук кылганчыга хәтле фарыз булып кала.
* * *
Таравих намазлары Рамазан аена гына хас булган гыйбадәтләрнең берсе. Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәте белән, ошбу таравих намазын, мөбарәк изге айның зиннәте иткән, төнге намазларны торгызу белән адәм баласына, әүвәлдә булган гөнаһарыннан арыну вә ярлыкану табу мөмкинлеге биргән. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Кем Рамазан аенда, Аллаһының әҗер-савап вәгъдә итүенә иман китереп, вә ошбу вәгъдә ителгән әҗергә ирешәм дигән ният белән, төнге (таравих) намазларын укыса, ул кемсәнең әүвәлдә булган гөнаһлары гафу ителер»», – диде.
* * *
Ураза тотуның хикмәте, мәгънәви файдасы – тәкъвалыкны арттыру, булмаса – булдыру. Ураза тоту белән кеше Аллаһ каршында үзенең никадәр зәгыйфь һәм мохтаҗ булуын таный. Шуның белән аның горурлыгы, тәкәбберлеге киселә. Сусау, ачлык авырлыгын татып фәкыйрь-мескеннәрне искә төшерә. Нәтиҗәдә, күңелендә аларга карата шәфкать, мәрхәмәт хисе уяна. Ураза тотучы кеше Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең кадерен белә башлый. Чөнки күп очракта булган нәрсә кадерләнми, югалгач кына кадере, кыйммәте беленә. Шуның өчен авыру кеше сәламәт кешегә караганда сәламәтлекнең кадерен яхшырак белә. Без дә үзебезгә бирелгән нигъмәтләрнең  ләззәтен алардан тыелмыйча торып белмибез.
* * *
Кешенең күлмәге тузган кебек, аның иманы да зәгыйфьләнә. Аны яңарту, тәүбә итү нәкъ тә Рамазан аенда башкарыла. Бер ел үтеп, кешеләр ниндидер гөнаһлары белән Рамазан аена җитсәләр, аларга Аллаһы Тәгалә гөнаһларыннан арыну, тәүбә итү мөмкинлеге бирә. Гөнаһка баткан кеше үзенең гөнаһларын күрми. Пәйгамбәребез с.г.в:  «Әй кешеләр, Аллаһы Тәгалә каршында тәүбәгә килегез, гөнаһларыгызны кичерүен Аллаһтан сорагыз. Чөнки мин бер көнгә 100 мәртәбә тәүбә итеп, гөнаһларның кичерелүен сорыйм», – дигән
* * *
Рамазан ае – пакълану, гөнаһлардан арыну, кичерү, рухи яктан чистарыну ае. Аллаһы Тәгалә: «Яхшылык эшләргә ашыгыгыз, җәннәткә ашыгучылардан булырсыз», – диде («Гыймран», 133 нче аять). Шушы изге айда яхшылык эшләргә, тәүбә итәргә ашыгыйк. Үзебезнең күңелебезне чистартырга, яхшы сүзләр генә сөйләргә, гайбәткә кермәскә, кешене сөйләмәскә, ялганламаска тырышыйк!
* * *
 «Фитыр сәдакасы түләнгәнче, Рамазан уразасы җир белән күк арасында эленеп торыр» (хәдис). Һәр мөселман фитыр сәдакасы бирергә бурычлы. Аллаһка шөкер, бүгенге көндә күпләребез бу сәдаканы бирерлек мөлкәткә ия. Зәкят, гошер кебек үк, мохтаҗларга, хәерчеләргә бирелә. Фитыр сәдаксы Ураза гаетенә кадәр мохтаҗларга бирелергә тиеш. Әгәр алданрак бирелә икән, гөнаһ юк. Фитыр сәдакасы бер кешегә, арпа бәясенә карап – 100 сум, йөзем бәясенә карап – 600 сум.
* * *
Рамазан аенда авыру яки өлкән яшьтә булулары яки башка кичектерерлек сәбәпләр буенча ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.
Дин кардәшләрем!
Күрәсезме, Рамазан исемле юмарт кунак безгә никадәр бүләкләр алып килә, ләкин күпләр аларны кире кага!  Ә бит беребез дә белми үзенең киләсе елда ураза тота алачакмы-юкмы икәнен. Инде быел Аллаһы Тәгалә сау-сәламәт килеш, Рамазан уразасын каршыларга насыйп иткән икән, без аны Хак Тәгалә кушканча үтәргә тырышыйк. Моңарчы әле бер тапкыр да икмәк белән судан тыелып тора алмаганнар быел Рамазан аен зурларга үзендә көч табып, ураза тотсалар, моңарчы хәрамнарга кул салган, хәрам ризыклар ашаган булсалар, быел шушы хәрам ризыклардан тыелып, бәлки Аллаһының рәхмәте белән башка елларда да ураза тотарлар, хәләл ризык ашарлар.
Раббыбыз безнең иманыбызны ачлык һәм сусызлык белән сыный. Беркем күрмәсә дә, яныңда беркем булмаса да, яныбызда  ризык, су бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, хәләл икмәкләрдән, судан тыелабыз икән, һәммәбез дә, Рамазан аендагы уразабыз өчен күп сөенечле вәгъдәләр барлыгын яхшы белә. Шуңа күрә әлеге изге айда ризык вә судан гына тыелып калмыйча, күңелебезне һәм ниятләребезне начар уйлардан, зарар китерүче начар сүзләрдән, ялганнан, бәхәсләрдән һәм башка зыянлы  нәрсәләрдән  дә читләштерик.
Аллаһы Тәгалә ел саен һәркайсыбызга да исән-сау Рамазан аен каршы алырга насыйп әйләсә иде! Ураза аен тотарга сабырлыгын, куәтен, чыдамлыгын бирсә иде! Аллаһыга гыйбәдәтләребезне үтәп, киләчәктә Гает куанычына да ирешергә, бәйрәм шатлыгын бергәләшеп уздырырга барчабызга да насыйп  әйләсә иде!
Рамазан аенда һәркайсыбызга, күңел түрләребезне сафландырып, изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп булса иде! Амин!
Җәмил хәзрәт Халирахманов