Корбан бәйрәме белән котлаулар

корбан гаетенэ котлаулар ДИНИ БӘЙРӘМНӘР

Корбан гаете мөбәрәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен!

Раббыбыз шушы көнне ихластан дога кылырга, корбан китерергә, рухи тынычлык алып, Аның мәрхәмәтенә ирешергә насыйп итсә иде.  Аллаһы Тәгалә барлык яхшы гамәлләребезне кабул итеп, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен бирсен! Аллаһы Тәгалә безгә бәхет, сәламәтлек, гаиләләребезгә, илебезгә, тынычлык, иминлек, муллык һәм хәерле бәракәтен иңдерсен. Котлы булсын бөек бәйрәмебез Корбан гаете!



Корбан гаете котлау сүзләре

Корбан — Аллаһка якын булу дигәнне аңлата. Бүгенге изге Корбан бәйрәме көнендә, шушы изге вакытларда, догаларыбыз кабул була торган мизгелләрдә, күңелләребезне игелеккә юнәлтеп, тирә-якка мәрхәмәт күзләре белән карарга өйрәнеп һәммәбезгә дә Аллаһкы Тәгаләгә якынаерга насыйп булсын.

***

Якыннарыгызның да,
Хәлләрен белү кирәк.
Корбан чалып чакырсалар,
Бармый калмагыз бигрәк.

Догалар тыңлар өчен,
Һәр елны җыелабыз
Яше-карты бергәләп
Табынга утырабыз

Зур саваплар җыярбыз,
Бу бәйрәмне зурласак.
Аллаһ безне онытмас
Без Аны онытмасак…

***

Бәракәтле изге бәйрәм — Корбан гаете белән тәбрик итәм! Аллаһы Тәгалә әлеге Бөек көндә кылган гыйбадәтләребезне укыган барлык хәерле догаларыбызны һәм бигрәк тә чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын!

***

Котлы булсын Корбан гаете!
Тыныч булсын якты дөньялар!
Сау-сәламәт яшик туганнар!
Кабул булсын чалган корбаннар!

***

Күңелләр бүген саф, ачык, нурлы.
Халык мәчеткә, гаеткә җыелды
Бу изге бәйрәмне һәрбер мөселман
Сагынып көтеп ала һәр килер елны

Аны без дога укып, якты теләкләр
Яхшы эшләр белән каршы алабыз
Аллаһ Тәгаләнең әмерен үтәп
Ихлас күңелдән корбан чалабыз.

Йә Раббым Аллаһ! Көннәр имин торсын.
Туган җиребез шау-чәчәк атсын
Халыклар дус, тату яшәсен
Балаларыбыз бәхетле булсын.

Тазалык-саулык, уңышлар, иминлек телим сезгә. Корбан гаете мөбәрәк булсын!

***

Бу истәлекле көндә минем шуны әйтәсем килә: Корбан бәйрәме кебек олы бәйрәм игътибарсыз калырга тиеш түгел. Мин сезгә бу изге көндә иң матур, иң изге теләкләремне юллыйм. Уйларыбыз, ниятләребез якты, чиста булсын. Аллаһы Тәгаләгә ышанычны беркайчан да югалтмыйк. Кунаклар, дусларны җыеп бергәләп бәйрәм итик. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм бәхет телим. Барлык теләк һәм хыялларыгыз чынга ашсын. Бәхетләр һәм уңышлар сезгә!

***
Дини бәйрәмнәрнең иң олысы,
Мәртәбәле, Нурлы, Затлысы.
Күңел түрләренә үтеп керер,
Дәва булып аның яктысы.

Аллаһ тарафыннан иңдерелгән ,
Фарыз гамәлләрне үтәүдән.
Тора безнең җирдә яшәвебез,
Өмет баглап һәрбер иртәдән.

Тоткан уразалар кабул булып,
Барып җитсен кылган догалар.
Пакълансыннар керле җаннарыбыз,
Кичерелсен булган гөнаһлар.

Матур үтсен Корбан Бәйрәмебез,
Яңартылсын йола-гадәтләр.
Ташып торсын өстәл өсләрендә,
Мулдан булып хәләл нигъмәтләр!

***

Корбан гаете белэн котлау

Бәракәтле изге бәйрәм Корбан гаете белән тәбрик итәм! Аллаһы Тәгалә әлеге Бөек көндә кылган гыйбадәтләребезне укыган барлык хәерле догаларыбызны һәм бигрәк тә чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын!

Корбан — Аллаһка якын булу дигән сүз. Бүгенге изге көндә, бүгенгедәй изге вакытларда догаларыбыз кабул була торган мизгелләрдә күңелләребезне игелеккә юнәлтеп, тирә-якка мәрхәмәт күзләре белән карарга өйрәнеп һәммәбезгә дә Аллаһка якынаерга насыйп булсын.

Бөек Раббыбыз Аллаһ барчабызга да саулык-сәламәтлек, тәүфыйк, һидаят бирсен. Хәерле тормышлар белән гомер итеп кушканнарын үтәп тыйганнарыннан тыелып яшәүләрне насыйп итсен.

Мөбәрак булсын изге бәйрәмебез!

***

Аллаһыдан килгән Бәйрәм белән
Тәбрик итәм сезне туганнар!
Барчабызның да кабул булсын
Чын йөрәктән чалган корбаннар!

Олуг бәйрәм бүген бар җиһанда —
Корбан гаете котлы булсын!
Изге эшләр кылган һәр кешегә
Бәхет-сәгадәт насыйп булсын!

***

Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын!
Өстәлләребез түгәрәк булсын!
Корбаннарыбыз йөгерек булсын!
Сират күперен үтәрлек булсын!

***

Иң зур дини бәйрәмнәребезнең берсе булган Корбан гаете мөбәрәк булсын!

Изге Корбан бәйрәме көннәрендә хәерле ниятләребез һәм изге хыял-максатларыбыз тормышка ашсын.

Һәрбер гаиләгә, йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен.

Дини бәйрәмнәр илебездәге мөселманнарның бердәмлеген, татулыгын арттырсын, һәркемдә булган кешелеклелек сыйфатларын чагылдырырга ярдәм итсен.

Чалган корбаннарыбыз, гает иртәләрендә кылган догаларыбыз кабуллардан булсын, илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч торсын.

Корбан бәйрәме белән котлаулар

Татарские открытки Курбан байрам

Корбан гаете бэйрэме белэн котлау фотолар, открыткалар татарча. Поздравительные открытки, фото с праздником Курбан байрам на татарском языке

корбан бәйрәме ватсапка
Рәсемне йөкләү (скачать бесплатно)
***
гаеткә открытка
Рәсемне йөкләү (скачать бесплатно)
***
корбанга открытка

Рәсемне йөкләү (скачать бесплатно)

***

татарча открытка корбангаетенэ
Рәсемне йөкләү (скачать бесплатно)

***

Корбан бәйрәме белән котлаулар
Рәсемне йөкләү (скачать бесплатно)

открытка корбан ватсапка жибэрергэ

ИХЛАСТАН