Габдулла Тукай биографиясе, тормыш юлы

Габдулла Тукай биография ЯЗМАЛАР

Габдулла Тукай биография на татарском.

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын…
Г. Тукай

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне ел саен язның иң матур вакытында — 26 апрельдә билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәм якынлашкан саен, вакыт безне 1913 елның апрель көннәреннән ераклаштырган саен, Тукай безгә тагын да якыная, аның шәхесе, тормыш юлы, тарихтагы урыны безгә тагын да олырак, мәһабәтрәк булып күренә.

В. Г. Белинскийның бик гыйбрәтле мәгълүм сүзләре бар:
«Һәр яңа чор бөек язучы турында үз фикерен әйтә, аны үзенчә ача, аның яңа дөнья, аңа чынбарлык белән бәйләнгән яңадан-яңа сыйфатларын таба». Тукай белән дә шулай. Бөек рус тәнкыйтьчесенең сүзләрен дәвам итеп әйткәндә, Тукай, «үлем белән төгәлләнә торган ноктада тукталып калмыйча, җәмәгать аңында үсеш-үзгәрешен дәвам итә торган, мәңге яши һәм алга бара торган күренешләр җөмләсенә керә».

Менә ни өчен Тукайның юбилейларын үткәрү, тормыш юлы өйрәнү, Тукайны искә алу бәйрәме — бер татар халкының гына түгел, бөтен тугандаш халыкларның культура, әдәбият бәйрәменә, Ватаныбызның бөек улына халыкның тирән ихтирамын, мәхәббәтен чагылдыра торган бәйрәмгә әйләнде.

Бөек шагыйрь

Габдулла Тукай биография. «Фикер» газетасының 1906 ел 17 сентябрь санында басылган «Хиссияте миллия» («Милли тойгылар») исемле мәкаләсендә Тукай, безнең милләт халык файдасын үзенең шәхси интересларыннан өстә, «күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә гаҗиз тота торган», яклаучысы, сыена торган урыны булмаган «фәкыйрь вә эшче халыкның файдаларына тырышучы» арысландай егетләргә һәм, Пушкиннар, Лев Толстойлар, Лермонтовлар кебек, милләтнең алга китүенә, прогрессына көчле этәргеч ясый ала торган «чын мөхәррирләргә, рәссамнарга» мохтаҗ, дип язган иде. Болар булмаганда, ди ул, безнең тормышыбыз күңелсез, «тынсыз-тавышсыз, рәхәтсез булачактыр», «болардан башка безнең гомеребез бер дә бәйрәмсез», «бер дә җәйге кояшсыз мәңгелек көз көне төсле үтәчәктер».

Тукай үзе дә рус классик поэзиясеннән килә торган «шагыйрь-гражданин» образының гүзәл сыйфатларын үзендә туплаган ялкынлы бөек шагыйрь иде. Ул шагыйрьлек талантын, җәмәгать эшлеклесе батырлыгы белән бергә куша алды, иң яхшы теләкләрен һәм мактаулы тормышын халык теләкләре, халык язмышы белән бәйләде.

«Барлык уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем» («Милләтә»), телим «күрергә җанлылык вакытын татарның», «татар бәхете өчен мин җан атармын» («Үз-уземэ»), бу юлда «дөресне сөйлә, дөресне яз — беркемнән дә курыкма» («Мөхәрриргә») — иҗат юлының башында ук шулай дип белдергән яшь шагыйрь гомеренең соңгы көннәренә кадәр азатлык идеалларына турылыклы булып калды, милләтенә биргән вәгъдәсен үтәде.

Тукай иҗаты үзенең күпкырлы, киң колачлы булуы белән таң калдыра. Шагыйрь күп гасырлык татар әдәбиятының, Шәрекъ поэзиясенең гуманистик традицияләренә, рус классикасының идея-эстетик казанышларына таянган, халык авыз-поэтик иҗатының иң саф чишмәләреннән көч һәм илһам алган. Ул татар әдәбиятында критик реализм әдәбиятын башлап җибәрде, милли әдәби поэтик телне тудыручы, рус классикасын үз теленә тәрҗемә итүдә беренче югары үрнәкләрне биргән талант, әдәби тәнкыйтьне һәм татар балалар әдәбиятын нигезләүче булды. Шагыйрь иҗатының, эшчәнлегенең төп тарихи әһәмияте шунда.

Тукай биографиясе — дөнья әдәбияты тарихында иң драматик биографияләрнең берсе.  Тукай үлгәндә бит аңа барлыгы егерме җиде яшь кенә иде. Әмма, заманының һәм шәхси тормышының фаҗигале, искиткеч авыр булуына карамастан, шагыйрь иҗат утында янып яшәде, үзе «ярты төш» дип атаган кыска гына гомерендә дә милли поэзиянең классик әсәрләрен тудырды; аның иҗаты — татар классик әдәбияты ирешкән идея-художество югарылыгының матур үрнәге.

Үз иҗатының тоткан урыны һәм татар халкының рухи үсешенә ясаган йогынтысы ягыннан Габдулла Тукай XIX һәм XX йөзләрдә Россия халыклары культурасы үсешендә зур эшчәнлек күрсәткән бөек шәхесләр — Әрмәнстан язучысы, тәнкыйтьче һәм философ Микаэл Налбандян, Украинаның бөек шагыйре Тарас Шевченко, азәрбайҗан әдәбияты классигы һәм зур фикер иясе Мирза Ахундов, Казакъстаң далаларындагы бөек шагыйрь һәм мәгърифәтче Абай Кунанбаев, осетин халкы шагыйре демократ Коста Хетагуровлар белән бер рәттә тора. «Аның иҗат иткән чорына, юлына борылып карыйсың да, халыкка эш күрсәтү, шул юлда көчеңне аямыйча хезмәт итү менә ничек булырга тиеш, дип куясың».

Тукай биографиясе, тормыш юлы (Габдулла Тукай биография на татарском)

Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаевның «шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән» гомер юлы 1886 елның 14 (26) апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (хәзерге Татарстан республикасы Арча районы) Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә башлана. Булачак шагыйрьгә биш ай чакта аның атасы үлә. Чама белән бер-ике елдан соң, анасы Сасна Пучинкәсе авылындагы бер муллага кияүгә чыга, ә Габдулланы үз авылларындагы Шәрифә исемле бөтенләй чит бер карчыкка асрамага биреп калдыра. «Бу вакыт атамның ата-анасы (бабай вә әби) күптән вафат булып, авылда башка туганнарым булмаганлыктан,— дип яза шагыйрь Исемдә калганнар повестендә (1909),— мин бу карчык ханәсендә кадерсез, артык бер бала булганлыктан, ул мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән; тәрбияләү түгел, яшь балаларның иң мохтаҗ булдыклары ачык йөзне дә күрсәтмәгән». Соңыннан шагыйрь үзе дә һәм аның сабый вакытын күргән авылдашлары да өч яшьлек Габдулланың кышкы суык төннәрдә ишегалдына яланаяк йөгереп чыгуларын һәм усал карчыкның, аны каргый-каргый, туңып каткан ишекне ачып кертүләрен искә алалар.

габдулла тукай биография татарча

Бераздан Габдулланы анасы үзе янына алдыра. Сасна Пучинкәсенә «ничек, ни рәвеш бардым, мине кемнәр каршылады — анысын белмим,— дип искә ала Тукай,— ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле булса хәтеремдә». Ләкин бу рәхәт тормыш озакка бармый: бер елдан соң анасы да үлеп, өч яшьлек Габдулла бөтенләй ятим кала. Аны Өчиле авылына анасының атасы Зиннәтулла өенә кайтаралар. Ләкин бабасының тормышы ярлы һәм аның үзенең алты кечкенә баласы булганлыктан, бу гаиләдә дә Габдулланы «еласа — юатучы, иркәләним дисә — сөюче, ашыйсы-эчәсе килсә — кызганучы бер дә булмаган». Габдулла, авырып, тәмам зәгыйфьләнгәч тә, аңа «ичмасам чәнчелсә, бер тамак кимер иде» дип кенә караганнар.

Зиннәтулла карт гаиләсендә ахыр чиккә кадәр җиткән фәкыйрьлек озакламый Габдулланы тагын «сәфәр» чыгып китәргә мәҗбүр итә. Зиннәтулла карт, артык уйлап тормыйча, авыл аша үтеп баручы ямщикка утыртып, аны Казанга озата. Ямщик, Габдулланы Казанга алып килеп һәм Печән базарында: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөргәндә, Яна бистәнең бер кустаре, Мөхәммәтвәли, аны үзенә алып китә. Бу һөнәрче һәм аның хатыны Газизә кечкенә Габдулланы ике ел буена үз балалары кебек итеп тәрбиялиләр. Ләкин асрау баланың мондагы тормышы төш кебек кенә булып кала: Мөхәммәтвәли белән Газизә икәве дә берьюлы авырып китеп, «без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк», дип, Габдулланы яңадан бабасы өенә озаталар.

Тукай Кырлайда (Габдулла Тукай биография)

Күп тә үтми, Габдулланы Кырлай авылы крестьяны Сәгъдигә асрау малай итеп биреп җибәрәләр.
Булачак шагыйрьнең балачагы әнә шулай, гадәттән тыш авыр шартларда үтә.

Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!
Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син, 
Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.
(Өзелгән өмид», 1910.)

Менә мондый йөрәк тетрәткеч шигъри юллар аның мохтаҗлыкта, ятимлектә үткән тормышын, ана мәхәббәте күрмәгән сабыйның кулдан-кулга, авылдан-авылга күчеп йөрү елларын искә төшерүдән туалар. Габдулла Кырлайда ике-өч ел чамасы яши. Сәгъди абзый өендә аны ачык йөз белән каршы алалар. «Мин монда яхшы гына тора башладым,— дип яза балалык елларының бу чоры турында шагыйрь. —

…Монда катык, сөт күп, шулай ук бәрәңгегә дә ихтыяҗ юк иде».

габдулла тукай биография татарча

Габдулла Кырлайда укырга-язарга өйрәнә, «Иман шарты», «Һәфтияк», «Бәдәвам», «Кисекбаш» кебек дини китаплар нигезендә булса да, беренче елны абыстайга, икенче елны мәдрәсәгә йөреп, башлангыч белем ала. «Укырга бик зирәк иде, ятлау куәсе бик көчле иде. Укыган нәрсәсен ятлап бара иде. Укуга һәм язуга бик дәртле иде»,— дип искә ала Габдулланың Кырлайдагы укытучысы Хәбри хәлфә. Кечкенә Габдулла Өчиледә бабасы өендәме, Яңа бистәдәме яисә Кырлайдамы, «Бәдәвам», «Кисекбаш»лар белән бергә, «Йосыф китабы» яисә «Таһир-Зөһрә» кебек әсәрләр белән дә таныша.

Кич белән кайчак укыйлар, тыңлыйсың төрле китап,
Кайсысы көйсез була һәм кайсысы көйле китап.

Бер кызык көйле китапның моңлы таушы тирбәтеп,
Күз йомылгач, ихтыярсыз йоклыйсың шундук ятып.

Йоклыйсың рәхәт кенә; төнлә уянсаң бер заман,
Як-ягың тып-тып — әле юк яктылык, таң атмаган.

Шул вакыт яшьләр күзеңдә: җан ачып, җан сызланып
Егълыйсың, Җан-Зөһрә берлән Җан-Таһирне кызганып.
(«Сагыныр вакытлар», 1912.)

Нечкә күңелле һәм бай хыяллы Габдулла «кызык көйле китап»ларны әнә шулай әсәрләнеп тыңлаган; үсә төшкәч, ул аларны үзе дә укый башлаган.

Кырлайда Тукай хезмәт халкының бетмәс-төкәнмәс рухи хәзинәсе — җырлар һәм әкиятләр кебек әдәбият җимешләреннән авыз итә. Халык иҗаты җәүһәрләренә, аның сихерле дөньясына якыная башлау булачак шагыйрьнең фантазиясен үстергән, күңелендә халыкның бай һәм матур теленә мәхәббәт уяткан. «Халык җырлары чын үземезнеке генә булганга, анда читләрдән гарәп, төрек, сарт кебиләрнең тәэсире булмаганга, мин аларга әһәмият бирәм һәм мәхәббәт итәм. …Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телемезне сөю тугъды»,— дип язып чыкты Тукай соңыннан («Халык әдәбияты», 1910).

Кырлайда Тукай үзе дә иҗатка дәртләнгән дип уйларга кирәк. Тукайны яшьтән белүчеләрнең сүзләренә караганда, аның беренче иҗат тәҗрибәләре җырлар, табышмаклар, бәетләр чыгарудан башлана.

Ниһаять, булачак шагыйрь өчен Казан һәм Казан артында үткән гомерендә иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе — аның Уральскига чыгып китәр алдыннан Кушлавычта тукталып торган бер вакытта Каюм Насыйриның «Фәвакиһел-җөләса» китабына тап булуы, «Актыктагы шигырьләрен бик яратып укыйм вә аңларга тырышам»,— ди Тукай. Китапның соңгы бүлегендәге халык иҗаты үрнәкләре — бәет һәм җырлар, мәкаль һәм табышмаклар саф татарча булулары белән Габдулланың күңелен җәлеп итә.

Шул рәвешчә, Габдулланың киләчәктә шагыйрь булып китүе, халык иҗатына карата аның күңелендә урнашкан мәхәббәтнең аңлы мөнәсәбәткә әверелүендә, гомумән, карашларының формалашуында Кырлайдагы тормышы зур эз калдыра. Биредә ул крестьян хезмәтенә тартыла, аның күңелендә туган җиргә, туган илгә мәтәббәт хисләре бөреләнә башлый. Эш сөючән авыл халкына, эшкә, хезмәткә хөрмәт белән карау, авыр тормыштан ризасызлык, аңа каршы протест хисләре дә шушында тәрбияләнә. Кырлайда ике елдан артык торып, Казан артыннан Уральскига киткәндә, Тукай үзе белән үз гомеренә җитәрлек рухи азык, тәэсирләр запасы алып китә.

Шагыйрь үзе дә соңыннан; «Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным»,— дип әйтеп чыкты.

Менә ни өчен «гомеренең таңында аерылып киткән» Казан артын, Кырлай якларын Тукай һәрчак җылылык белән искә ала, иң гүзәл әсәрләреннән берсе булган «Шүрәле» поэмасын Кырлай истәлекләренә багышлый. Төрле елларда дөнья күргән «Туган җиремә», «Пар ат», «Туган авыл», «Сагыныр вакытлар» кебек шигырьләре дә аның күңелендә авылда чакта ук яралганнар.

Габдулла Кырлайда 1894 елның көзенә кадәр яши. Тора-бара, Сәгъди абзый гаиләсендә ир бала дөньяга килү сәбәпле, Габдулла анда да артык кеше булып кала һәм, бигрәк тә «анасы» тарафыннан чит күрелеп, кагыла башлый.

Бервакыт Гариф мулланың Уральск каласында тереклек итеп ятучы сеңелесе Газизә (Галиәсгар Госманов исемле ярыйсы гына бай сәүдәгәрнең җәмәгате), Габдулланың ят кешеләр кулында тилмерүе турында ишетеп, аны үзләренә чакырту фикеренә килә. Кушлавычтан Уральскига килеп-китеп йөри торган таныш кешегә, Габдулланы табып, Уральскига озату эше тапшырыла. Шулай итеп, 1894 елның ахыры — 1895 елның башларында Габдулла тормышында яңа дәвер — Уральск чоры башлана.

Габдулла Тукай Уральскида

Үзләренең бердәнбер уллары Гобәйдулла үлгәч, йортта бер кардәш ир бала булсын дип, Габдулланы асрамага алган Госмановлар өендә аның өчен чагыштырмача шактый рәхәт тормыш башлана.

Уральскида Габдулланы заманы өчен алдынгырак саналган «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә бирәләр, бер үк вакытта ул мәдрәсә каршындагы өч еллык рус классында да укый. 1900 елның 30 июлендә соңгы тәрбиячесе булган җизнәсе үлгәч, Габдулла бөтенләй мәдрәсәгә күчеп килә һәм шәкертлек тормышын үзе алып бара башлый.

Истәлекләр Тукайның иске мәдрәсә шартларында да томаланып калмаска тырышучан, мөстәкыйль рәвештә белемгә омтылучан, үзенчә уйларга һәм башкача яшәргә теләүчән шәкерт булуы турында сөйлиләр. «Габдулла әфәнде мәдрәсәдә иң галим, иң үткен, зирәк шәкертләрдән хисаплана иде»,— ди Г. Кариев. Булачак шагыйрь гарәп, фарсы, төрек телләрен яхшы үзләштерә һәм рус телендәге әдәбият белән иркен файдалана алырлык дәрәҗәгә ирешә.

Кырлайда ук «китап җене» кагылган Габдулла монда чын-чыннан әдәбият дөньясына чума. Укуын дини-әхлакый әсәрләр белән ялгап җибәреп, тора-бара дөньяви әдәбиятка бирелеп китә; К. Насыйри, Ф. Халиди, 3. Бигиев, Акмулла, Г., Камал һ. б. ның әсәрләрен яратып укый, төрек һәм гарәп әдәбиятларын ныклап өйрәнә.

Уральскиның өч еллык рус классында уку Габдулланы рус культурасын һәм әдәбиятына якынайтуда да хәлиткеч роль уйнаган. Г. Кариев, 1902—1903 елларны күздә тотып, болай дип яза:

Габдулла «…рус әдәбиятыннан Лермонтов һәм Пушкинның әсәрләрен бик яратып укый иде., Мин алар мәдрәсәсенә барган вакытта рус китапларыннан ике калын кенәгә күрә идем. Ул Пушкинның һәм Лермонтовның мәҗмугаи асаре икән. Мин моны соңыннан гына белдем».

Бөек рус әдәбиятына булган мәхәббәтен һәм үзенең аның белән булган эчке иҗади бәйләнешен Тукай 1906 елда, шагыйрьлек каләмен кулына алгач озак та үтми язган «Пушкинә» одасында белдереп чыкты:

Бөтен әсәрләреңне укыдым һәм күңелдән ятладым;
Гөлбакчаңа кереп, мин дә җимешләреңнән авыз иттем.
Синең бакчаңа кердем, гиздем һәм очып йөрдем;
Сандугачларыңны күреп, күңел ачып йөрдем…’

Мәдрәсәдә Габдулланың киләчәктә көчле үсеп китәчәк сыйфатлары көннән-көн ачыла бара: булачак шагыйрь җырга бик оста була, ишеткән җырларын дәфтәргә дә теркәп бара башлый. Бу исә аның халык авыз поэтик иҗаты әсәрләрен җыюның җитди һәм кирәкле эш икәнен төшенә башлавы турында сөйли.

Замандашлары Тукайның яшь чагында хисапсыз күп әкият белүе һәм оста итеп сөйләве турында да язалар.

Шулай итеп, Габдулла халык авыз иҗаты, борынгы татар поэзиясе, XIX йөз татар мәгърифәтчелек әдәбия» ты, рус классик поэзиясе, гарәп, фарсы, төрек әдәбияты үрнәкләре белән таныша — болар барысы да Габдулланың шигъри талантын уята, эстетик зәвегын тәрбияли,— гомумән, фикри яктан, дөньяга карашы ягыннан эволюция кичерүгә этәргеч ясый.

Шигырьдән өзек хәзерге әдәби телгә юлга-юл тәржемә итеп бирелә.

Тукайның беренче иҗади тәҗрибәләре дә мәдрәсәдә башлана. Булачак шагыйрь 1902—1904 елларда ук күп кенә шигырьләр яза.

Мәсәлән, аның Нури хәлфәдән һәм вак сәүдәгәрләрдән көлеп язган сатирик шигырьләре, мәдрәсәнең караучысы Вәлиулла Хәмидуллинны мактап язган шигырьләре сакланып калган.

Кулъязма матбугатта чыккан һәм замандашларының хәтерендә сакланып калган сатирик шигырьләрендә Тукай халык җырлары үлчәмнәрен, халык теленә хас сурәтләү алымнарын файдалана. Иң мөһиме шунда — сатира үзенең табигате белән үк яшь шагыйрьне реаль чынбарлыкка игътибар белән карарга мәҗбүр итә.

Тукайның башлангыч чор әдәби иҗаты шулай ук рус әдәбияты белән тыгыз бәйләнештә бара. 1902 ел тирәсендә ул чәчмә рәвештә Крылов мәсәлләрен тәрҗемә итә, (Бу мәсәлләр 1906 елда «Әлгасрел җәдит» журналында «Мәҗмугаи мөфидә» («Файдалы җыентык») исеме астында басылып чыга. Тукай аларны соңыннан «Энҗе бөртекләре» исеме белән аерым җыентык итеп тә бастыра.

Бу урында Габдулланың шигырь яза башлавына турыдан-туры этәргеч булган бер-ике факторны күрсәтеп үтәргә кирәк. Шуларның берсе — Габдулланың Мирхәйдәр Чулпаный исемле шагыйрь белән очрашуы. Кайчандыр «Мотыйгыя» мәдрәсәсен тәмамлаган, Самара губернасының бер авылында мулла булып торучы бу кеше, ел саен Уральскига килеп, мәдрәсәдә озак-озак торып китә. Габдулла үз гомерендә беренче мәртәбә тере шагыйрьне күрә, аның белән якыннан таныша. Чулпаныйның соңгы килүләрендә инде алар арасында дуслык урнаша. Матур-матур шигырьләр язган, гаруз дигән шигырь гыйлемен яхшы белгән Чулпаный Тукайга, әлбәттә, көчле тәэсир ясаган, шигырь техникасын үзләштерергә ярдәм иткән.

1902—1903 елларда Уральскига революцион карашлы төрек эмигранты, яшь шагыйрь Габделвәли Әмрулла килеп чыккан. Үзеннән бер-ике яшькә олырак булган бу кеше белән дә Габдулла якын мөнәсәбәттә яшәгән. Габделвәли Габдуллага төрек әдәбияты, аның тарихы, әдипләре турында күп нәрсә сөйләгән, француз әдәбияты турында шактый мәгълүмат биргән.

Бу факторлардан башка, Габдулланы кулына каләм алырга мәҗбүр иткән этәргечләрнең тагын берсе — ул еллардагы Уральск шәһәрчегендәге әдәби атмосфера. Моны булдыруда Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин зур
роль уйный. Үзе әдәби әсәрләр язу белән бергә, Камил мәдрәсәдә «Гыйльми мәҗлес» исемендә әдәби түгәрәк сыман бер нәрсә оештырып җибәрә, аның инициативасы белән «Мәгариф» исемле стена газетасы һәм «Әлгасрел җәдит» исемле кулъязма журнал чыгарыла башлый. Яшь Тукай әнә шул «Гыйльми мәҗлес»тә һәм кулъязма журналда актив катнаша, 1904 елларга инде мәдрәсәнең беренче шагыйре булып таныла…

1905 елгы революцион күтәрелеш давылы Уральскига да килеп җитә. Азатлык өчен көрәшкә күтәрелүчеләр арасында яшь шагыйрь Тукай да була., 1905 елның башында ул рус телендә чыга торган революцион газета «Уралец» типографиясенә хәреф җыючы булып эшкә керә. Яшь шагыйрь татар яшьләре һәм шәһәр эшчеләре белән даими аралашып яши, бигрәк тә ул типография эшчеләре белән тыгыз элемтәдә тора. Аларга ул революцион листовкалар, прокламацияләр, революцион җырлар бастырып таратуда булыша, шәһәрдә барган революцион демонстрацияләрдә катнаша. Типография эшчеләре белән якыннан аралашу яшь шагыйрьнең политик карашларын тагын да үстереп, аның иҗатының социаль эчтәлеген тагын да үткенәйтеп җибәрә.

Уральскида 1905 елны «Фикер» газетасы, 1906 елның январенда «Әлгасрел җәдит» исемле айлык әдәби-политнк журнал чыгарыла башлый. Шул ук елны «Уклар» дигән сатирик журнал да оештырыла. К. Мотыйгый мөхәррирлегендә чыккан бу газета-журналларда Тукай дәртләнеп эшли башлый. «Тукаев минем матбагамда иң әүвәл наборщик булып кергән дәрәҗәсеннән мосаххихлык (корректор,—Л. Н.) дәрәҗәсенә менеп, соңра бик тизлек илә шул матбагада басыла торган… гәзит вә журналларның иң көчле шагыйре вә мөхәррире дәрәҗәләренә ирешеп, бөтен эшне үз кулына алырга якынлашты»,— дип яза К. Мотыйгый. Шулай итеп, яшь шагыйрьгә иҗади эшчәнлек өчен зур мөмкинлекләр ачыла; газета-журналларда номер саен диярлек аның шигырьләре, мәкаләләре, фельетоннары, памфлетлары, пародияләре чыгып тора.

габдулла тукай биография татарча

1905 елда «Фикер» газетасының беренче санында Тукайның матбугатта чыккан беренче шигыре — «Мужик йокысы» басыла. Әсәр рус шагыйре А. В. Кольцовның «Что ты спишь, мужичок?» шигыренең ирекле тәрҗемәсе булып, Тукай анда татар крестьяннарын да уянуга һәм эшлеклелеккә чакыра. Шигырь саф татар телендә язылуы һәм, шагыйрьнең «беренче тәрҗемә вә тәхрир»е буларак, идея-художество эшләнеше ягыннан тиешле дәрәҗәдә тормаса да, поэзиягә мужик темасын алып килүе, игътибарны крестьянның авыр материаль хәленә юнәлтүе белән әһәмиятле була.

1905 елгы революцияне шатланып каршы алган Тукай үзенең беренче шигырьләрендә үк революция тарафыннан көннең үзәгенә куелган мәсьәләләрне күтәреп чыкты, татар халкының мплли уянуын, сүз һәм матбугат иреген котлады, халыкны мәдәнияткә, аң-белемгә өндәде, ирек өчен һәлак булган батырларга дан җырлап, аларның тырышлыгы эзсез югалмаска тиешлекне күрсәтте:

Барып керик хөрриятнең кочагына,
Тарәкъкыйнең күкләренә очмагына;
Бу егетләр безне дөнья оҗмахына
Кулдан тотып җитәклиләр, белең имдн!
(«Дустларга бер сүз», 1905.)

Кызганмады малларын,
Корбан кыйлды җаннарын;
Җан биргәндә, шатланып,
Көлә-көлә үлдия.
(«Хөррият хакында», 1905.)

«Ачыл, азатлык бакчасы! Сандугачларың сайрасын,— милләтнең киләчәге айлы кичтән дә яктырак булсын»,— ди Тукай политик лириканың беренче үрнәкләреннән берсе булган «Хөрриятә» (1907, февраль) одасында. Шагыйрь үзен «революциянең утлы вулканы» дип атады («Шагыйрь вә Һатиф», 1906).

Дөрес, Тукайның башлангыч чор иҗатында, патша хөкүмәтен бәреп төшермичә үк Дума, конституция һәм мәгърифәт көче белән халык теләген тормышка ашырып булуына, җәмгыятьне мәгърифәт ярдәмендә үзгәртеп коруга ышанулар да сизелеп алды. Милләтне ничек итеп соң йокы хәленнән айнытыйк, «ничек һушына китерик?» дип сорый Тукай «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» (1906, апрель) мәкаләсендә һәм болай дип җавап бирә; «…Без ул милләткә әдәбият гөл сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифакъ сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын…»

Патша хөкүмәтенең 1905 ел 17 октябрь манифестына төшенеп җитмәү, халыкка вәгъдә ителгән азатлыкның конституция белән беркетеләчәгенә. Дума ачылып, аның ирек һәм җир мәсьәләсен хәл итәчәгенә ышану кебек иллюзияләр Тукайның кайбер башлангыч шигырьләренә дә үтеп керә:

Кайда китте цензурлык,
Коллык, тарлык, ким-хурлык?
Артка карасак борлып,
Ерак анлар калдыя.
(4:Хөррият хакында», 1905.)
Бездә күзе ачык кешеләр дә бардыр,
Бу заманда гафилләргә дөнья тардыр;
Бу хөррият — Манифесте государьдыр,—
Кадрен белеп, кирәкләрне сорыйк имди.
(«Дустларга бер сүз».)

Тукайның революцион-демократик карашлары «Китмибез!» (1907) исемле ялкынлы патриотик шигырендә аеруча калку чагылды. Дәүләт думасындагы карагруһчы депутатларның, реакцион матбугатның мөселманнарга карата: «Әгәр сезгә Россиядәге тәртипләр ошамаса, Төркиягә китегез», — дигән провокацион чыгышларына җавап итеп язылган бу әсәр XX йөз башындагы татар поэзиясенең иң көчле бер үрнәге булды.

Хезмәт ияләре арасында революцион настроениеләрнең көчәюеннән курыккан татар буржуазиясе, татар руханилары,— гомумән, татар җәмгыятендәге барлык реакцион элементлар да халык өчен зарарлы булган мондый идеяләрне яклап чыктылар, ислам динендәге барлык кешеләр Төркия солтаны канаты астында яшәргә тиеш, дигән карашны алга сөрделәр; татар халкын Россиянең гомуми үсешеннән, рус пролетариатының революцион хәрәкәтеннән һәм алдынгы рус культурасыннан аерырга маташтылар. Татар реакциясенең мондый чыгышларына Тукай кискен рәвештә каршы чыкты. «Без яшьләремезне Бохарага җибәрсәк — ишәк, Истамбулга җибәрсәк — полицейский вә шпион булып кайтачаклары моңгарчы кайтканнары илә сабит вә’мөдәлләлдер (исбат ителгән, расланган.— Л. Н.)»,— дип язды шагыйрь «Хиссияте миллия» мәкаләсендә. Халык әдәбияты турындагы лекциясендә дә Тукай: «без «Тәрҗеман» бабай артыннан калмыйбыз»,— дип, татарларны төрекләштерергә маташкан мөхәррирләрне фаш итте, ана телен хур күреп, «үз араларында төрекчә сөйләшеп маймылланучы», башларына фәс киеп, «госманлыгез, әфәндем» дип йөрүче шәкертләрдән ачы көлде, аларны «хиффәтләр» (җиңел акыллылар) дип атады.

Милли әдәбиятыбыз тарихында иң күренекле шигъри документларның берсе булган «Китмибез!» шигыре әнә шул хисләрнең, омтылышларның, фәлсәфәнең сәнгатьчә чагылышы булды.

Татарларны Төркиягә күчәргә өндәүче милләтчеләргә, шовинистларга ачулы протест белдереп, бернинди икеләнүсез: «Китмибез!» — диде Тукай. Чөнки «безгә анда мондагыдан эш кыен: мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион».

Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре;
Камчылар — шул иске камчы, башкалык — тик фәсләре!
Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер;
Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер.
Габдулла Тукай биография

Шагыйрь һәм Россиядәге, һәм солтан Төркиясе җирендәге тәртипләрне, хокуксызлыкны рәхимсез тәнкыйть итеп кенә калмады, бәлки татар халкының Ватаны Россия икәнлеген, аның бөтен язмышы шушы Россия белән бәйләнгән булуын бик ачык әйтеп бирде;

Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;
Бәйләмеш бу җиргә безне тәңребез (гыйззе вә җәл).

Бу елларда Тукайның таланты сатира өлкәсендә дә көннән-көн ачыла барды. «Сорыкортларга», «Пыяла баш», «Безне урынсыз яманлыйлар», «Рәсемгә ишарә», «Дөнья бу, йа!», «Мактанышу» кебек шигырьләрендә ул, урта гасырчылык калдыклары белән генә чикләнмичә, капитализм күренешләрен, буржуаз мөнәсәбәтләрне дә фаш итә башлады.

Шигъри әсәрләрдән башка, 1906—1907 елларда Тукайның «Шартлар», «Хаҗи», «Төш күрдем» кебек сатирик-публицистик әсәрләре язылды. Бу инде ул вакытларга кадәр татар әдәбиятында бөтенләй булмаган памфлет сәнгатен Тукайның бик тиз үзләштерә алуы турында сөйләде.

Тукай поэзиясенең Беренче рус революциясе елларында ук яңа идея-эстетик югарылыкка күтәрелеп үсеп китүе рус классик поэзиясенең йогынтысына да бәйләнгән иде.

Тукай — үз милли җирлегендә туган милли шагыйрь һәм гомеренең ахырына кадәр милли шагыйрь булып калды да. «Үз-үземә» (1906) шигырендә ул:

Күңел берлән сөям бәхтен татарның.
Күрергә җанлылык вакътын татарның.
Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын

— дип, ачыктан-ачык горурланды.

Әмма Тукай интернационалист шагыйрь дә иде. Ул бервакытта да татар халкын башка халыкларга каршы куймады. Аның өчен миллилек һәм интернациональлек бер-берен баета, тулыландыра торган төшенчәләр булды. Шагыйрь халыкны, туган җирне сөюне кешелекне сөюнең аерылмас бер өлеше дип санады. Тыштан «халык», «милләт» дип кычкырынучы, ә чынлыкта исә халыкка хыянәт итәргә әзер торган ялган «патриотлар»ны Тукай хурлык баганасына кадаклады.

Тукай иҗатының демократик һәм реалистик принциплары алдынгы рус әдәбияты һәм культурасы йогынтысында туды һәм үсте. Шигърият дөньясына аяк баскан көннәреннән үк шагыйрь татар әдәбияты рус әдәбиятыннан үрнәк алганда гына алга китәчәк дигән фикерне алга сөрде. Ул бөек рус әдәбиятының күренекле вәкилләре Пушкин, Лермонтов, Кольцов, Җуковскийларның, иҗатын үзенә үрнәк итеп алды, Толстойның, даһилыгы алдында баш иде, Манков, Плещеев, Никитин поэзиясен татар укучысына оста итеп җиткерде. Горький иҗаты аңа идея ягыннан зур йогынты ясады.

Пушкин һәм Лермонтов Тукайның иң зур хөрмәт иткән шагыйрьләре булдылар. Татар шагыйренең Пушкинга, Лермонтовка мөнәсәбәтендә ниндидер эчке җылылык, шагыйрьләргә генә хас ярату хисе бәреп тора. Тукай аларны өйрәнә, тәрҗемә итә, тәҗрибәләр ясый-ясый поэзия биеклекләренә омтыла.

1906 елның апрелендә язылган «Пушкинә» одасында ук Тукай Пушкин әсәрләрендәге кебек художество югарылыгына омтылуын үзенең укучыларына белдерә һәм шуңа ирешергә бөтен көчен һәм сәләтен куярга вәгъдә бирә. Еллар үткән саен Тукай Пушкинны тулырак һәм тирәнрәк аңлый бара, аның тнрәи кичерешләр, фәлсәфи фикерләр белән сугарылган әсәрләре үрнәгендә шагыйрь-гражданин булып формалаша.

Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,
Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам,— дип язды ул реакция елларында, Пушкин һәм Лермонтовның реалистик традицияләренә турылыклы булуын белдереп.

Тукайның чын сәнгать әсәрләре булган байтак шигырьләре Пушкин, Лермонтов һәм башка рус шагыйрьләреннән тәрҗемә ителгән, файдаланып яисә үрнәк алып язылган. 1907 елда басылган «Шүрәле» поэмасының ахырында ул түбәндәге искәрмәне бирә: «Мин бу «Шүрәле» хикәясен Пушкин вә Лермонтовларның шундый авыл җирендә сөйләнгән хыялый хикәяләрне язуына истинадән (таянып) яздым».

1911 елның мартында С. Сүнчәләйгә язган бер хатыннан күренгәнчә, Тукай «…татарча, татар рухында, татар геройлары белән дөньяга бер «Евгений Онегин» чыгару» уена да килә. Аянычка каршы, авырып китү шагыйрьгә бу ниятен тормышка ашырырга мөмкинлек бирми.

Тукай үзенә якын фикер һәм хисләрне Көнбатыш Европа классиклары, аерым алганда, Байрон, Гёте, Шиллер һәм Гейне иҗатыннан да тапкан.

Билгеле булганча, алдынгы милләтләрнең әдәби тәҗрибәсен үзләштерү өчен уңайлы җирлек бигрәк тә аң уяну аеруча активлашкан елларга туры килә. 1905-1907 еллардагы революция чоры — моның бик дәлилле мисалы. Аңлашыла ки, башка халыклар әдәбиятының казанышларын кабул итү, аның колачы, эчтәлеге һәм формалары милли әдәбиятның үсү дәрәҗәсе белән билгеләнә. Әгәр татар әдәбияты үсешенең түбән баскычында булса, бу йогынты, бәлки, нык сизелерлек булмас та иде. XX йөз башы татар язучылары, рус классикларын өйрәнеп, аларның иҗат принципларын үзләштереп, милли традициягә, халык иҗаты традицияләренә таянып, яңа әсәрләр яздылар, рус әдәбияты үсешендәге этапларны татар әдәбиятына тизрәк үтәргә юл ачтылар.

Шул рәвешчә, бу чор татар әдәбиятында Көнчыгыш һәм Көнбатыш традицияләре бергә кушылып. Беренче рус революциясенең прогрессив тенденцияләре. Көнчыгыштан килә торган традицион образлылык белән бергә синтезланып, татар шагыйрьләренең художестволы фикерләү ысулында үзгәрешләр китереп чыгарды.

Болар һәммәсе, ахыр чиктә, татар әдәбиятын Россия киңлегенә чыгарды, милли әдәбиятны бөтен дөнья әдәби процессына китереп кушты.

Шулай итеп, 1906—1907 елларда Тукай шагыйрь һәм публицист буларак гаять тиз формалашты, үгет-нәсихәтчелектән, дидактизмнан арына барып, катлаулы иҗтимагый мәсьәләләрне, социаль күренешләрне индивидуаль кичерешләр ярдәмендә бирә башлады, социаль-политик, гражданлык лирикасының, сатирик поэзиянең һәм интим-психологик лириканың матур үрнәкләрен тудырды. Тукайның шагыйрь буларак бу чорда ук нинди югарылыкка күтәрелүен күз алдына китерү өчен «Китмибез!», «Дөньяда торыйммы? — дип киңәшләшкән дустыма» яисә атаклы «Шүрәле» поэмасын искә алу да җитә.

Халык иҗатын өйрәнүгә, поэзиянең халык тормышы белән бәйләнеше, халыкчанлык турында уйлануларына бәйле рәвештә, 1906 елның икенче яртысыннан башлап Тукай иҗатында гарәп, фарсы, төрек сүзләре белән чуарланган яисә Көнчыгыш поэзиясеннән килә торган абстракт-романтик стильдә, купшы бизәкләр ярдәмендә эшләнгән әсәрләр бик нык кимеп, саф татар теленда язылганнары күпчелек тәшкил итте.

Ни өчен Тукай Казанга күчә

Тукай, унике ел гомер иткән шәһәрен калдырып, 1907 елның көзендә Казанга килә. 1907 ел башында Уральскида Тукайның тормышы һәм эш шартлары катлаулана, материаль яктан да кысынкылана бара. Типография эшчеләре арасында агитация алып барганы өчен шагыйрь эштән чыгарыла.

Властьлар К. Мотыйгыйны редакторлык һәм наширлек хокукыннан мәхрүм иткәннән соң, «Фикер» газетасы һәм «Әлгасрел җәдит» журналы басыла торган матбаганы Мортаза Гобәйдуллин исемле бер бай сатып ала. Редактор итеп билгеләнгән Вәлиулла Хәмидуллин (моңа кадәр мәдрәсәдә хуҗалык эшләре башкаручы) тарафыннан Тукай яңадан хезмәткә алына һәм дәртләнеп эшли башлый. Ләкин Мортаза бай типография эшен җайга сала алмый, матбага эшенең табыш урынына зарар гына китергәнлеген аңлап, бераздан соң аны бөтенләй яба. «Әлгасрел җәдит» белән «Фикер» чыгудан туктауга, Тукай тагын эшсез кала.

Тукайның Казанга күчеп китүенең төп сәбәпләре, әлбәттә, киң иҗат мөмкинлекләрен эзләү, татар халкының культура үзәгендә торып, зур эшчәнлек күрсәтергә ашкыну иде. Киң иҗтимагый карашлы, зур иҗади планнар белән янып яшәгән шагыйрьне инде Уральск шартлары гына канәгатьләндерә алмый.

Шагыйрьнең милләтенә биргән «хисансыз күн… вәгъдә»се бар. Бу вәгъдәне ул «хикмәт, мәгърифәт һәм… нур» үзәге булган Казанда гына үти алачак.

Моның өстенә тагын — Уральскига килеп төшүеннән үк башланган сагыну хисе. Гомере таңында «фәкыйрьлекләр, ятимлекләр» аны никадәр кысса да, «үз ишләремнән хур вә кимлекләр» никадәр изсә дә, «үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби…»

Ул таныш,кырлар, болыннар тартты әүвәл хиссеми;
Тарта торгач, куймады, кайтарды ахыр җисмеми.
(«Туган җиремә», 1907.)

Үзенең хыялында туган иленнән һичкайчан аерылмау тойгыларының никадәр көчле булуын, туган якларына ашкынуның никадәр дәрәҗәгә җиткәнлеген, Казанга нинди теләк-омтылышлар һәм шул ук вакытта нинди икеләнү, шөбһәләр белән килүен Тукайның Казанга чыгып китәреннән биш ай элек язылган «Пар ат» шигырендә күрергә була.

Хуш, гомер иткән шәһәр, инде еракта калдыгыз;
Аһ, таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.
Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин;
Ичмасам иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин…

Әллә нәрсәм юк кеби; бер нәрсә юк, бер нәрсә ким;
Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим…

Габдулла Тукай биография

Менә бервакыт кучерның: «Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан!» — дигән тавышы яңгырап китә.

Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;
«Әйдә чап, күчер, Казанга! Атларың ку; на-на-на!»

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!..

Ул вакытта халык массасы Тукайны шагыйрь буларак бик белми иде әле. Чөнки аның халык арасында бик тиз таралып өлгергән әкиятләре, балаларга багышланган шигырьләре дә, атаклы «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы да Казанда язылды, беренче шигырьләр җыентыгы да Казанга килгәч кенә дөнья күрде.

габдулла тукай тормыш юлы
Тукай Казанда

Тормышының һәм иҗатының Казандагы дәверендә Тукай үзенең революцион-демократик идеяләренә, әдәби-эстетик принципларына турылыклы булып калды, аларны социаль-политик җитлегүнең яңа югарылыгына күтәрде һәм талантының яңа үзенчәлекләрен ачты.

Казанга килү белән, Тукай үзенә тиң, якын төркемне эзли башлый, әдипләр, газета-журнал тирәсендәге кешеләр, алдынгы карашлы интеллигентлар белән танышып өлгерә. X. Ямашев, Г. Коләхметов, Ф. Әмирхан, Г. Камал кебек күренекле шәхесләр аның иң якын, ихтирам иткән дуслары булып китәләр. 1909 елның уртасына кадәр Ф. Әмирхан җитәкчелегендә чыгарылган «Әлислах» газетасына актив языша, шул ук вакытта алдынгы яшьләр оештырган «Китап» нәшриятында экспедитор булып эшли, «анда корректуралар да карый, посылкаларны да тегә, почтага посылкалар да ташый». (Г. Камал.)

Тукайның сатирик эшчәнлеге өчен дә киң мәйдан ачыла. 1908 елның августында ул, драматург Г. Камал белән берлектә, Казанда беренче тапкыр «Яшен» исемле рәсемле сатирик журнал чыгару эшенә керешә.

«Август башы» (1908) исемле мәкаләсендә Тукай, бу журналның программасын билгеләп: «Яшен профан, саламторхан вә хаиннәрне үзенең сугуы илә куркыткан шикелле, караңгыда адашын калганнар өчен үзенең яктылыгы илә юллар күрсәтәчәктер»,— дип язды. «Яшен» төшенчәсе үзе дә реакция караңгылыгына каршы куелган яктылык символы һәм көрәш коралы булып күз алдына килә иде.

«Август башы» мәкаләсен исә Тукай түбәндәге шигъри юллар белән тәмамлый:

Ялтырый милли болытларның арасыннан «Яшен»;
Бәлки, рәхмәт яңгырыдыр — яшьнәсен ул яшьнәсен.

Юл табар зөлмәттә калганнар — төшерсен шәүләсен;
Таш йөрәклор һәм «Яшен» күргәч укыр «лә,хәүлә»сен.

Габдулла Тукай биография

1909 елның җәендә, унынчы номердан соң, материаль һәм цензура кыенлыклары аркасында, «Яшен» журналы чыгудан туктый. Тукай тәкъдиме белән, бер төркем алдынгы яшьләр ярдәмендә, 1910 елның мартында «Ялт-йолт» журналы чыгарыла башлый.

«…Сез бу «Ялт-йолт»ны кайдан ялтырый дип беләсез? Ул һаман да шул яңадан терелгән «Яшен» утыннан ялтырый. Яшәсен «Яшен», яшәсен «Ялт-йолт!» — дип язды Тукай, «Яшен» журналының традицияләре нык тамырланган булуын әйтеп («Яшен» мәрхүм», 1910). Шагыйрь соңгы көннәренә кадәр «Ялтйолт» журналына фактик җитәкчелек итә.

Бу елларда Тукайның сатирик иҗаты, эшчәнлеге шул журналларга бәйләнештә үсә һәм үткенләнә барды. Күпләгән сатирик шигырьләрендә («Осуле кадимче», «Муллалар», «Милләтчеләр», «Мулланың зары», «Ишан», «Авыл җырлары» һ. б.) һәм ачы сарказм, үтергеч ирония белән язылган фельетоннары, мәкалә-памфлетларында ул надан укымышсыз дин әһелләрен, саран сәүдәгәрләрне, көнкүрештәге урта гасырчылык калдыкларын гына түгел, сатлык патша чиновникларын, буржуаз милләтчеләрне һәм бөек державачы шовинистларны да, кечкенә халыкларны талаучы империалистик ерткычларны да камчылый.

Либераллык һәм реакционлык нинди генә ноктадан чыкмасын, шагыйрь каләме аларны рәхимсез камчылый. Шул рәвешчә, Тукайның көлүе үзенең эчтәлеге, объекты белән дә төрлеләнә. «Ялт-йолт» журналында басылган «Былтырның хисабы» исемле фельетонында, мәсәлән, Камчылы ишан, карагруһчы Мөхәммәтҗан Хафиз, Дума депутаты Байбурии, «Новое время» исемле карагруһ газета редакторы Меньшиков, Иран революциясен вәхшиләрчә бастырган Мөхәммәтгали шаһ кебек тарихи конкрет кешеләр һәм тормыш күренешләре тәнкыйть уты белән көйдерелә.

Казанга килүенең икенче елында ук Тукай иң күренекле сатирик әсәрен — «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасын язды. Иске «Кисекбаш китабы»на пародия итеп язылган бу әсәрдә шагыйрь кадимче сәүдәгәрләрнең, татар мещаннарының һәм надан руханиларның идея, мораль түбәнлеген,— гомумән, татар феодаль-буржуа җәмгыятенең асылын тәнкыйть итү белән генә чикләнми, бәлки Россия самодержавиесе һәм аның Дәүләт думасының да реакцион йөзен фаш итә. Моның шулай булуын төшенү өчен поэманың төп персонажы — Кисекбашның миендәге пычраклыкларны карап чыгу гына да җитә. Кисекбаш үзенә шундый характеристика бирә;

Баштан үткәнне сөйлимен, тыңлагыз,
Мин хаҗи — бардым хаҗә туксан тугыз…
Мин гласныйлыкта тормышдым янә
Бу шәһәрнең Думасында ун сәнә.
Һәм дә Мәскәүдән дә маллар алмышым,
Сумына туксан тиенне чәлмешем…

Карахмәт кебек батыр да күтәрә алмаган бу башның миендә; мең пот фанатизм, йөзләп кирелек амбары, мең пот сыраның пары, ун вагон наданлык, мең вагон «мин беләмлек» һ. б.

Кисекбаш — XX йөз башындагы татар карагруһчыларының, Печән базары «каһарманнары»ның иң тупас һәм иң җирәнгеч сыйфатларын үзендә туплаган образ. Тукай бу поэмасы белән сәнгать дөньясына моңарчы бер каләм иясенең дә кулы тимәгән сатирик образлар алып керде, сатирик иҗатының үсешендә яңа адым ясады. Ф. Әмирхан «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» басылып чыгу уңае белән Тукайны «татар галәменең иң оста юмористы» дип атады.

Поэма яшьләр арасында, гомумән алдынгы татар җәмәгатьчелеге каршында искиткеч зур уңыш казанды. 1908 елны бу әсәр бишәр мең тираж белән аерым китап булып ике тапкыр басылып чыга һәм тиз арада таралып та бетә. Ул вакыттагы татар матбугаты һәм әдәбияты өчен бу моңарчы күрелмәгән бер вакыйга булды.

Сибгат Хәким язган:

«…Яңа Кисекбаш» поэмасын төрле елларда төрле рус шагыйрьләре русчага тәрҗемә итеп карады, ләкин берсенең дә бу әсәрне оригиналдагыча бирә алганы юк әле. Әгәр поэма оста сатирик тәрҗемәчесен тапса, «…Яңа Кисекбаш» та, «Шүрәле» шикелле, бөтен дөньяны әйләнеп чыгачак. Дөнья әдәбиятының иң көчле әсәрләре янында торачак» 

Габдулла Тукай биография

Халык арасыннан күтәрелгән, сабый чагыннан ук халыкның ачы газабын, хурлану-кимсетелүләрен, бөлгенлекләрен үз җилкәсендә кичергән Тукай бу елларда да хезмәт кешесе язмышына битараф булмады, аның лирикасында халык темасы, җәмгыятьнең хезмәт ияләрен газапка дучар иткән яклары тудырган кичерешләр төп тема, төп мотивларның берсе булып калды. Тукай шигърияте халык күңелендәге «ачы хәсрәт көе» белән дулкынланды, аның дусты һәм яклаучысы булды.

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен.
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.
Караңгыдыр, күңелсездер гомер юлы.
Бу дөньяда кем килсә дә сиңа туры,
Шиксез, аның җәрәхәтле күкрәгендә Яшьрен генә янып яткан хәсрәт тулы.
(Сәрләхәүсез, 1909. Габдулла Тукай биография)

«Безнең гомер уеп түгел, бәйрәм түгел, һич кайгысыз кеше булса — адәм түгел»,— дпп, шагыйрь сөйгән халкының хәсрәте өчен хәсрәтләнүен, аның дошманнарына карата каты нәфрәт хисе белән януын белдереп чыкты.

XIX гасыр язучыларының традицияләрен яңа шартларда дәвам итеп, аларны тагы да үстереп, Тукай үз иҗатында татар хатын-кызларының да авыр тормышын сурәтләде, аларның язмышына сагышлы, моңлы шигъри юлларын багышлады, хатыи-кызны җәберләүче дини фанатикларга каршы аяусыз көрәш ачып, хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсен яклан чыкты («Фөрьяд», «Хатыннар хөррияте», «Эштән чыгарылган татар кызына» һ. б.).

Бу елларда Тукай күп кенә шигырьләрендә буржуаз мораль темасын үзәккә алды, капитал хакимлек иткән җәмгыятьтә вөҗдан һәм намус дигән нәрсәгә урын булмавы, анда чын дуслыкны икейөзлелек һәм намуссызлык басып китүенә ачынды, үзләрен халык хезмәтчесе дип торган милләтченең милләтне түгел, бәлки үз корсагын гына кайгыртып йөрүен, аның демагогиясен фаш итте («Кемнән ярдәм эзләргә?», «Күрсәтә», «Ачы тәҗрибә авазы», «Вөҗдан зарары», «Улмы? — Ул…» һ. б.):

Мәлганәт, пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч:
Бар начарлыктан, бозыклыктан гыйбарәт безнең эш.
Шаккатабыз тышкы зиннәтләр, киемнәргә карап;
Җан сатабыз әллә нинди вак «тиеннәргә» карап.
(«Тәләһһеф», 1910. Габдулла Тукай биография)

Шагыйрь бигрәк тә халык язмышына карата ваемсызлык күрсәткән буржуаз интеллигенциянең эшсезлегенә нәфрәтләнде, акча ялтыравына алданып намусын таплаган, динен ташлаган яшьләрне, «сатучылык итү»че мөхәррирләрне каты тәнкыйтьләде.

Бара милләт зәгыйфь, абныр-абыпмас.
Сүнә яшьләрдә ут кабныр-кабынмас.

Кичә якты вә милли бер күңелдән
Бүген тычкан утыдай нур табылмас.

Вә кем бар, йөз чөерми милләтеннән,
Хөмеш, -алтын санәмнәргә табынмас.’’..
(Яшьләр, 1910. Габдулла Тукай биография)

Тукай иҗатында хатын-кыз, мәхәббәт темасы…

Шагыйрьнең шәхесенә генә түгел, аның иҗатына да турыдан-туры бәйле булган бу мәсьәләләр заманында төрле карашлар тудырды, төрле төстә бәяләүләр алды. Әйтик, кайбер тәнкыйтьчеләр Тукайда мәхәббәт шигырьләренең аз булуын, гомумән, Ф. Әмирхан сүзләре белән әйтсәк, «лирикага фәкыйрьлеген» («лирика» дигәндә ул мәхәббәт лирикасын күздә тота) шагыйрь тормышында моның реаль чыганаклары булмау, аның реаль мәхәббәттән «дәрвишләрчә» качуы белән аңлаттылар. Чыннан да, Тукай матур без кызны яратуы, әмма үзенең гыйшкын сөйгәненә белдермәве турында, «яшьрен сөю», «яшьрен мәхәббәт»нең ләззәте һәм газаплары, сөйгәне белән очрашу мөмкин түгеллеге турында еш яза. Әмма Тукайның мәхәббәт лирикасын, идея-тематик эчтәлеген аның шәхси тормышындагы фактлар белән, өстә атап үтелгән мотивлар белән генә чикләү дөрес булмастыр.

Шагыйрьнең язмышы, үзенчәлекле мәхәббәте белән бәйле кичерешләр, сөю-гыйшык турындагы фикерләре, шигырь тукымасына алынып, гомумкешелек эчтәлеккә ия булган образ-идея дәрәҗәсенә үстереп биреләләр. Дөрес, «саф» мәхәббәт шигырьләре, мәхәббәт лирикасы үрнәкләре, жанр үзенчәлегеннән чыгып караганда, сан ягыннан әллә ни күп түгел. Мәхәббәт шигырьләре, нигездә, 1906—1908 елларда языла. 1909—1910 елларда алар азая, ә 1911 елдан соң бөтенләй күренми башлый. Әмма булганнары «иң таләпчәп зәвекъне дә канәгатьләндерерлек» ‘.

Интим-мәхәббәт лирикасының матур үрнәкләре булган «Сөеклемнең кабер ташында», «Исемдә», «Мәхәббәт», «Булмаса» кебек шигырьләрдә сөю шатлыгын, ләззәтен татыган лирик геройның кичерешләре үзәккә алына, «яшьрен сөю»дән, сөйгәне белән мәңгегә аерылудан туган газаплы кичерешләре, йөрәк белән генә сизелә торган тирән сагыш һәм зар сулышлары гәүдәләндерелә. Шагыйрьнең «Актык тамчы яшь» (1910) газәлендә белдерелгән хисләр чисталыгы, сафлыгы, кешелеклелеге белән сокландыра:

Үлде рух яшьрен мәхәббәттән,— хафа юк үлсә дә,—
Нишлим, иркәм кәйфенә килгәч шулай бер җан кыю!

Сөю-гыйшык тойгысының, мәхәббәт идеалларының кешенең рухи тормышында роле турындагы уйланулар бөтен нечкәлеге һәм фәлсәфи тирәнлеге белән«Мәхәббәт» (1908) шигырендә белдерелде:

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы.
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.

Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтеңез, рухланмаган?
Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкинеңме — кайсысы?

Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк —
Парә-парә кисмәсе гыйшык, мәхәббәт кайчысы.

Габдулла Тукай биография

Шул рәвешчә, Казан чорында Тукайның лирикасы да чәчәк атты, шагыйрь татарның иң беренче бөек лиригы һәм чын халык җырчысы булын танылды. Тукай лирикасы чор кешесенең катлаулы, каршылыклы эчке дөньясына, психологиясенә үтеп керә ала торган, чынчыннаң «җан диалектикасы»н бирә алган сәнгать дәрәҗәсенә үсеп җитте. Тукай шигырьләрендә хезмәт һәм көрәш, өмет һәм ашкынулар, бәхет һәм алданулар, газап һәм кайгыртулар белән тулы гомеренең реаль көндәлеге күз алдына бастырылды.

Тукайның Казандагы тормышы

Тукайның иҗаты бөтен дәвамы буена, нигездә, өметлелек, дәртлелек һәм күтәренке күңеллелек настроениеләре белән сугарылган оптимистик иҗат булды. Казанга килүенең беренче айларында да шагыйрь шундый настроениеләр белән яшәде.

«Кәефем вә тормышым яхшы. Дуст-ишләр күп. Казанда тору күңелле. Уральск бик сирәк искә төшә»,— дип яза ул Казаннан Газизә апасына (1907, 30 декабрь).

Г. Кариевкә дә Тукай шул турыда әйтә (1907, 30 декабрь): «Мин хәзер Казанда инде. Уральскидә вакыт шуны сөйли-сөйли авыз суларым кибеп бетдеге вә шунда бару хакында шигырьләр яздыкым Казанда инде… Монда күңелле. Дуст-иш, зыялылар күп, сөйләшәбез, көлешәбез, укыйбыз…»

Ләкин өметләнеп көткән нәрсәләрнең күбесен Казан бирә алмады. Шагыйрь үзен чолгап алган яшьләрнең, үзе килеп кергән әйләнә-тирәнең кем икәнлеген тиздән төшенә башлый. «Айлар, еллар үтте, әлеге яшьләрне мин бөтенләй таныдым… — дип сөйли ул Г. Шәрәфкә.— Алар «аттестатчылар», берничәсе дә шул ук «аттестатчылар»ның мәҗлесендә йөреп, «аграрный вопрос», «эффектный» дип модный сүзләр кыстырып сөйләүче ябалаклар булып чыктылар». («Тукай тугърысында истә калганнар», 1914.)

Ф. Әмирхан белән булган бер әңгәмәсендә дә Тукай: «Мин үзем килеп эләккән кругымнан разый түгел, мин Казанга килгәннән бирле сон дәрәҗәдә эшлексезләндем. Минем бүлмәмдә көне-төне буе вакытларыны кайда куярга белмәгән кешеләр җыелып яталар…»— дин зарлана. (Тукай тугърысында искә төшкәннәр», 1913.)

Менә боларны бик тиз сизеп алган шагыйрь үзенең язмышы өчен дә борчыла башлый. «Торам, торам да: «Ярабби, ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлыклар, авылдан авылга сатылып йөрүләр, рәхимсез татар байларында хезмәт итүләр, арасында да саклап килдегем истигъдад очкыны шушы исереклекләр исерек иптәшләр арасында бер дә кабынмаслык булып сүнәрмени?» дим»,— дип яза ул Ф. Әмирханга (1908, 23 июнь).

Бер яктан, татар буржуазиясенең эзәрлекләве, буржуаз милләтчеләрнең һөҗүмнәре, «залимнәрне, өстеннәрне яклый алмавы» аркасында социаль чынбарлык белән өзлексез капма-каршылыкта япюү, икенче яктан, күп төрле кыенлык һәм җәфаларга дучар ителгән шәхси тормышы шагыйрьнең рухи халәтенә тәэсир итми калмады. 1908—1910 елларда дөнья күргән аерым шигырьләрендә («Күңелсез минутта», «Теләү бетте», «Өмидсезлек», «Өзелгән өмид», «Үкенеч» һ. б.) кайгы-хәсрәт, төшенкелек мотивларының арта төшүе шуның белән аңлатыла иде.

Тукай, татар әдәбиятында беренчеләрдән булып, халык әдәбиятын теоретик-фәнни нигездә өйрәнүне башлап җибәрде. Язма әдәбиятның үсешендә, идея-эстетик яктан камилләшүендә халык авыз-поэтик иҗатын өйрәнүнең хәлиткеч роль уйнавын ул яхшы аңлады: «Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».

Моның шулай икәнен шагыйрь үзенең иҗаты белән дә дәлилләде. Аның «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык хикәясе», «Япон хикәясе», «Таз», «Милли моңнар» кебек әсәрләре фольклордан алынган сюжет һәм мотивларга нигезләнеп язылганнар. Әмма турыдаптуры халык җырлары яисә әкиятләре стилендә язылмаган шигырьләрендә до ул халыкның җанлы сөйләм теленнән алынган мәкаль-әйтемнәр, фразеологик әйләнмәләр, образлы тәгъбирләр, поэтик чараларны яисә халык җырларының үлчәмен һәм ритмын куллана, аларны яңа идея-эстетик максатларга буйсындыра. Халык рухы, халыкчан әдәби тел, халыкчан стиль чаралары һәм формалар җирлегендә татар шигырен үстерү Тукайның аңлы эстетик программасына әверелде. Халык авыз иҗатын үрнәк итен алып, Тукай, ншгърп әсәрләрен генә түгел, нң әһәмиятле политик мәкаләләрен һәм сатирик прозасын да саф татар телендә язды. Шагыйрьнең «Халык әдәбияты» лекциясендә яңгыраган «Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!» дигән лозунгысы татар әдәбиятының үсеш юлын билгеләде.

Реакция елларында «сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» дип чыгуы аның бу карашларының мәгънәсен бик ачык чагылдыра иде,

Замандашына язган бер хатында Тукай болай ди: «Мин бит… саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә».

Тормыш юлы һәм иҗаты белән Тукай үзенең бу сүзләрен тулысыңча раслады. Тукай яшәгән чорда татар халкы тормышы өчен характерлы булган бер генә өлкә дә шагыйрь каләменнән читтә калмады. Шагыйрь иҗатын һичбер арттырусыз XX гасыр башындагы татар тормышының энциклопедиясе дип атарга мөмкин. Ул ба
рысын да күрергә, барысын да үз иҗаты аша чагылдырырга омтылган. Тукай иҗатында чорның иҗтимагыйполитик һәм культура тормышына, әдәби тәнкыйть һәм халык иҗаты мәсьәләләренә багышланган, татар, рус һәм дөнья әдәбияты үрнәкләрен бәяләгән күп төрле мәкаләләр, рецензия һәм язмаларны очратабыз. Аның публицистик хезмәтләрендә Уральскида һәм Казанда татар телендә чыгарылган газета һәм журналларның тоткан юлы, позицияләре, аерым тарихи шәхесләрнең эшчәнлеге, тарихта тоткан урыны хакында гаҗәеп бай мәгълүмат, истәлекләр бирелгән. Тукай ана телебездә куелган беренче спектакльләр турында язып чыкты, беренче татар актерларының, «Сәйяр» труппасының, татар сәхнәсенә күтәрелгән беренче музыкант-җырчыларның эшчәнлеген уңай бәяләде, граммофонда артык түбән дәрәҗәдә язылган көйләрне тәнкыйтьләде. Шагыйрьне татар мәктәпләренең хәле, мәгариф проблемалары, яшьләр һәм хатын-кыз хәле, милли музыка, сынлы сәнгать язмышы борчыды.

Балалар һәм аларны тәрбияләү мәсьәләләре дә Тукай иҗатыннан һәм эшчәнлегеннән читтә калмады. Балаларның рухына ятышлы, теле ягыннан аңлаешлы һәм аларның аң-белемнәрен үстерүгә ярдәм итүче әсәрләрне—шигырьләр, әкиятләр һәм хикәяләрне, татар әдәбиятында беренче буларак, Тукай бирде. Шагыйрь әсәрләренең төп темасы — аң-белемгә, хезмәткә өндәү, хезмәт кешесен данлау, Ватанга, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Тукан балаларга багышлап төрле әдәби җыентыклар, башлангыч мәктәпләр өчен «Яңа кыйраәт» («Яңа уку китабы») исеме белән дәреслек-хрестоматия, «Балалар күңеле. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» кебек хрестоматияләр дә чыгарды. Шуның белән ул мәктәптә татар әдәбиятын системалы өйрәнә башлауга нигез салды.

Яңа революцион күтәрелеш еллары Тукай иҗатындагы көрәш һәм азатлык мотивларың тагын да көчәйтеп җибәрде.

Тукайның авыруы һәм үлеме

1911 —1912 елларда шагыйрь, авыруының һаман көчәя баруына карамастан, Казаннан читкә озак сәяхәтләргә чыгып китә. 1911 елның язында ул Әстерханга барып чыга, шул ук елның көзендә Өчилегә кайтып, абзасы Кәшфелкәбир йортында кышны үткәрә, 1912 елнын: көзендә Уфада, Петербургта һәм Троицк якларында булып кайта.

Ачлыкта, ялангачлыкта үткән балалык еллары, Казан кунакханәләренең тынчу һавалы, салкын бүлмәләрендә интегүләр, күп төрле кыенлыкларга, материаль мохтаҗлыкка дучар ителгән шәхси тормышы — болар барысы да Тукайның сәламәтлеген бик нык какшаттылар. 1910 еллардан — авыруның беренче көчле борчулары йөдәтә башлаган вакыттан бирле үлем белән көрәшеп яшәгән шагыйрьнең хәле 1913 елга кергәндә тагын да начарлана. Тукайның ул көннәрдәге физик халәтен «Хәстә хәле» (1913) шигыре бик ачык тасвирлый:

Ауру җанның бишмәте — тәнне дәваның төрлесе
Берлә һәр көнне ямыйм, иртән тагын ертык күрәм.

Бар иде ялгыз калып, җырлап юанган чакларым,
Ярты җырда инде күкрәкне тотам да йөткерәм!

Габдулла Тукай биография

Бер ай, күп булса ай ярым гомере калган шагыйрь 26 февральдә соңгы дәрәҗәгә җиткән туберкулез белән больницага керә.

Иртәгә иртә белән больницага илтеләчәк дигән төнне Ф, Әмирханның:

— Тиз чык, тиз арада күрешик! — дин әйткән сүзенә каршы Тукай:
— Юк, тиз күрешмик әле, син озаграк яшә! — дип, дусты белән бәхилләшә (ягъни инде терелмәячәген аңлап, яңадан ахираттә генә күрешә алачакбыз ди). Габдулла Тукай биография

Больницадан шул ук Ф. Әмирханга язган бер хатында: «Больница хадимнәре миңа: «Ник алданрак больницага кермәдең?» — диләр. Мин аларга: «Без больницаны үлемнең әүвәлге станциясе дип беләбез. Аз булса да дөньяда торып калыйм дип әйттем»,— дип яза. Димәк, ул үзенең хәлен, больницадан чыкмаячагын тәгаен аңлаган.

Әмма шушы хәлдә дә Тукай күп эшли, күп яза, һәркем сокланырлык бер тынычлык һәм батырлык белән соңгы көннәренә кадәр иҗат эшен дәвам иттерә. Казан матбугатын гына түгел, бәлки читтәге газета-журналларны, рус телендәге вакытлы матбугатны да карап бара. Шигырь артыннан шигырь язып, «Аң», «Мәктәп» журналларында бастыра, «Кояш» газетасына, «Ялтйолт» журналына мәкаләләр, фельетоннар яза. 1914 елның октябрендә дөньяга чыккан зур күләмле «Мәҗмугаи асар»ен — әсәрләр җыелмасын да Тукай нигездә үзе төзеп бетереп калдыра.

Тукайның иҗатта никадәр принципиальлеген, шагыйрь буларак батырлыгын дәлилләгән эшләреннән берсе— больницада язылып, «Кояш» газетасының 14 март санында басылып чыккан «Уянгач беренче эшем» мәкаләсе. Шагыйрь үзенең иҗат юлы, мирасы турында уйлана, иҗатының башлангыч чорында язылган йомшак әсәрләрен, аның үз сүзләре белән әйтсәк, «төрле диваннарымда һаман әле үзем, җаным, вөҗданым, оятым разый булмаган шигырьләремнең шушы көнгәчә халык тарафыннан укылып йөрүләре»нә көенә, халык арасында күп санда таралын өлгергән ул шигырьләрне бу сәгатьтә үк «тотып яндыра вә җәһәннәмгә юнәлтә алмавы»на борчыла, һәм, ниһаять, иҗади «бүлмә»не барлап чыгып, аны вөҗданы разый булмаган әсәрләрдән арындырганнан соң, инде ниндидер бер җиңеллек һәм рәхәтлек белән укучыларына да мөрәҗәгать итәргә була: «Әй, җир йөзендәге төрек баласы инде мин сине өемә кертергә оялмыйм, инде син кем булсаң да, мин сиңа такмак китабымны мәгаль-ифтихар (мактанып) һәдия (бүләк) итә алам…»

28 мартта Тукай иң соңгы шигырьләрен яза («Толстой сүзләре», «Буш вакыт», «Мәктәп», «Казан»). Үләргә ике көн калгач кына ул үзенең иң куәтле коралы булган каләмен кулыннан ташларга мәҗбүр була.

1913 елның 2 (15) апрелендә кичке 8 сәгать 15 минутта Габдулла Тукайның йөрәге тибүдән туктый.

Тукайның үлүе бөтен халык кайгысына әверелде. «Тукаев үлде…» дигән тавыш аз гына минутлар эчендә бөтен дөньяга җәелде…— дип язды Сәгыйть Рәмиев.— Бу хәсрәт — тел остасы, тиңдәшсез, бердәнбер шагыйрьнең үлгәненнән күңелгә җимерелеп төшкән бер хәсрәттер. Күтәрүе бик авыр…» 4 апрель көнне татар телендәге барлык газеталар дип әйтерлек Тукайга багышланып чыга, аларда атна буе Россиянең төрле почмакларыннан килгән кайгы телеграммалары игълан ителә. «Яшь халык шагыйренең көтелмәгән үлеме барлык татарларның исен китәрде»,— дип язып чыкты 1913 елда Казандагы рус матбугаты да; «татарлар Тукай йөзендә искиткеч бөек милли шагыйрьләрен югалттылар». Тукайны соңгы юлга озатуда биш-алты мең кеше катнашып, аны күмү халык демонстрациясе төсен ала. Ш. Әхмәров үзенең истәлекләрендә әйткәнчә, «моңа кадәр татар дөньясы мондый бер озату күргәне булмагандыр…»

Халыкның Тукайга булган чиксез ихтирамы аның хөрмәтенә чыгарылган бәетләрдә, җырларда, бөек шагыйрьнең гүзәл образын гәүдәләндергән шигырьләрдә дә ачык күренде. Тукай үзе исән чакта ук аңа «халык шагыйре» дигән исем бирелде.

Габдулла Тукай турында башка шагыйрьләр (Габдулла Тукай биография)

Тукай иҗаты татар әдәбиятында мәһабәт биеклек булып күтәрелде. Халык иҗаты җәүһәрләренә, элекке язма әдәбиятның уңай традицияләренә таянып, рус һәм Европа классикларын иҗади өйрәнеп, Тукай чорның иң актуаль һәм катлаулы проблемаларын күтәрә алырлык поэзия тудырды. Тукай шигърияте татар поэтикасына кискен үзгәрешләр алып килде, аны яңа эчтәлеккә тәңгәл булган художестволы алымнар, сурәтләү чаралары, жанр төрләре белән баетты.
Күренекле язучы һәм публицист Ф. Бурнаш 1926 елда: «Тукай үзенең шигърияте белән революциягә кадәр килгән татар шагыйрьләре дөньясының атасы булып калачак. Үз дәверендә үк һәм үзеннән соң килгән шагыйрьләр арасыннан бик күбесенең Тукай мәктәпчесе булып китүләре дә моңа шаһит булачак»,— дип язган иде. Әйе, әдәбиятыбыз яулаган үрләр, аның үсеш этаплары, бүгенге казанышлары моны тулысынча раслады. Революциягә кадәр үк Тукайның поэтик мәктәбендә тәрбияләнгән Г. Сенгати, И. Башмаков, М. Фәйзи, М. Укмасый, Н. Исәнбәт кебек шагыйрьләр үсеп җитеште.

Тукайның традицияләре, васыятьләре бөтен татар поэзиясен беренче адымнарыннан ук сугарды, һ. Такташ, Ф. Бурнаш, М. Җәлил, Г. Кутуй, Ә. Фәйзи, X. Туфан, Ф. Кәримнәр әдәбиятка килгәндә барысы да Тукайга таянганнар. Алар иҗаты аша шагыйрьнең реалистик һәм романтик традицияләре башка буын язучыларын да азыкландырды. Бөек Тукай рухы безнең әдәбиятта бүген дә яши.
Гомумкешелек культурасының казанышы булган Тукай иҗаты татар әдәбиятының гына түгел, илебездәге башка милли әдәбиятларның да уртак хәзинәсенә әверелде. Ялкынлы көрәшче, патриот шагыйрьне барлык республикаларда да яхшы беләләр, аны зур ихтирам белән искә алалар.

«Мин, әле поэзия өлкәсендә кулыма каләм алмастан элек үк, Тукайның дулкынландыргыч, тирән әсәрләндергәч шигырьләрен күп укыдым»,— дип язды Төрекмәнстанның халык язучысы Берди Кербабаев. Тукайга булган бурычын үтәү теләге белән, ул аның ике мең юллап шигырен төрекмән теленә тәрҗемә итә.

Әзәрбайжанның халык шагыйре Сөләйман Рөстәм болай ди: «Искиткеч талантка ия булган Габдулла Тукайның шигъри мирасы ул бары тик татар шагыйрьләре милке генә түгел, ул барлык шагыйрьләр өчен дә кадерле һәм газиз…»

Күренекле казакь язучысы Сабит Моканов Тукайны шәрекъ поэзиясенең Алыбы дип атады.

Күпмилләтле совет чоры әдәбиятының һәм культурасының X. Туфан, Мостай Кәрим, Чыңгыз Айтматов, Кайсын Кулиев, Рәсүл Гамзатов кебек күренекле эшлеклеләре Тукайны татар халкы тудырган иң бөек шәхесләрнең берсе дип телгә алалар.

Тукай шигъриятен Максим Горький һәм Сергей Есенин, Александр Фадеев һәм Павло Тычиналар югары бәяләгән, Луи Арагон һәм Жерманеттолар яхшы белгән.

Тукайның иҗаты, тормышы турында иллегә якын китап, алты йөздән артык мәкалә, истәлекләр басылган, роман һәм поэмалар, драма әсәрләре һәм йөзләгән шигырьләр язылган.

Аның шигырьләренә, сюжетларына йөздән артык музыка әсәрләре — җыр-романслар, симфоник поэма һәм балетлар иҗат ителгән.

Мәсәлән, «Шүрәле» балеты, заманында ил чикләрен үтеп, София, Варшава, Прага, Лондон, Улан-Батор сәхнәләрендә уңыш белән барды.

Тукай иҗатын популярлаштыру, аның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә дә бик күп эшләр башкарылды. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә иң күренекле әсәрләрне Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән билгеләп үтү, һәр елны Тукайның туган көнендә шигырь бәйрәмнәре үткәрү, Кырлайдагы мемориаль комплекс, Казан шәһәренең үзәк мәйданнарында балкып торган мәһабәт һәйкәлләр, республикабызда аның исеме белән аталган авыл һәм колхозлар, Татар дәүләт филармониясе һәм кинотеатрлар, Казан һәм нефть шәһәрләрендәге иң матур урамнар шул турыда сөйли…

Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә,
Мәңгелеккә — мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!
Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим;
Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим.
(Ваксынмыйм, 1912. Габдулла Тукай биография) 

Үзенең үлемсезлеген алдан сизенгән, эшләп калдырган бөек эшләренең һичбер вакытта да үләчәк түгеллеген алдан белгән Тукай шулай дип язды.

Шагыйрьнең теләге тулысынча тормышка ашты. Аның гуманистик поэзиясе, халыкның батырлыгын, хезмәт сөючәнлеген һәм әхлакый сафлыгын җырлаган әсәрләре чын мәгънәсендә халык байлыгына әверелде.

Бөек Тукай бүген дә безнең белән — газиз халкы белән бергә яши. Аның даны илебез буйлап киләчәккә атлавын дәвам иттерә.

Наип Лаисов

ИХЛАСТАН