Әниләр көненә котлаулар / Поздравления с днем матери на татарском

Әни-җирдә иң газиз,иң якын кеше,чөнки ул сине тудырган,күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тибрәткән,беренче елмаюыңны күреп куанган,туган телне өйрәткән,халык моңын күңелеңә сеңдергән.Әниләрнең сиңа кылган  изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Көннең яктылыгы-кояшта,
Күкнең матурлыгы-йолдызларда,
Җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда.
Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез.Кадерлик без әниләрне,олылыйк!Аларның канатлары каерылмасын,тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен!Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!

* * *

Син соң әллә изге фәрештәме,
Әллә инде тылсым иясе.
Йөрәк җылың өчен рәхмәт әйтеп
Килә бүген башны иясе.

Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барсын сыйдыручы зур йөрәк.

Рәхмәт сиңа, гомер буе безне
Сакладың син һәрбер ялгышудан.
Синең өчен ныклы саулык, бәхет
Сорыйбыз без һәркөн Аллаһыдан.

Әлфия Ситдыйкова

* * *

Күңелдәге барлык җылы, матур сүзләр,
Бүген ,Әни, сине зурлап яңгырасын.
Теләкләрнең иң изгесен, кадерлесен,
Килә ,Әни, бары сиңа яудырасым.

Күктә кояш ничек балкып, көлеп торса,
Син дә ,Әни, безнең өчен кояш кебек.
Нурлы йөзең, җылы сүзең, күз карашың,
Һәммәбезнең яктырта бит тормыш күген.

Сәламәт бул, мәңге шулай балкып яшә,
Сабыр, тыйнак, уңган-булган әниебез.
Сине, Әни, үрнәк итеп, өлге итеп,
Тормышларны гөлгә күмеп яшибез без.

Җаның тыныч, тазалыгың ныклы булсын,
Ак әби син, саф күңелле әниебез.
Котлап сине шушы матур бәйрәм белән,
Рәхмәт әйтеп баш иябез һәрберебез!

(Гөлара Шәрипова)

* * *

Әнидән дә бөек кем бар? — беркем дә юк!
Әнидән дә назлы кем бар? — беркем дә юк!
Әнидән дә олы җанлы? — беркем дә юк!
Әнидән дә ягымлысы? — һич кем дә юк!

Абынганда кул бирүче — әни генә!
Кайгы килсә бүлешүче — әни генә!
Шатлык барда куанучы — әни генә!
Бала диеп җан атучы — әни генә!

Әниләрнең йөрәгенә бар да сыя,
Ут кайгыра бала өчен үзе генә.
Әниләрне кайгыртмыйча яшәтергә,
Бирсен Аллам барыбызга гомер генә.

Утка салмыйк әниләрнең йөрәкләрен,
Ходай кабул итсә иде теләкләрен.
Соңга калмый йөгереп кайтып яннарына
Аңлаталсак иде безгә кирәкләрен…
Гөлсем Нәбиуллина

* * *

Иң сөйкемле сүзләр-синеке!
Йомшак, жылы куллар-синеке!
Иң-иң татлы сүзләр-синеке!
Җан изрәткеч җырлар-синеке!
Синсез дөнья күрмәс идек,
Синсез берни белмәс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез кеше булмас идек!

* * *

— Бердәнбер кызым! — дип, иркәләп һәм сөеп,
Үстердең син мине, Әнкәем!
Җил-яңгыр тидерми, яшисең хәзер дә.
Кадерләп ниләр соң әйтәем?!
Гомерем буена, тоям мин, Әнием,
Наз тулы йөрәгең җылысын.
Телимен мин сиңа, бәйрәмең көнендә.
Саулыкның корычтай ныклысын.

Әлфия Ситдыйкова

* * *

Ана яши җирдә бала өчен,
Гомер буе булып терәге.
Аккан суга, янган утка керә,
Бала өчен тибә йөрәге.
Бер минут та истән чыгармый ул,
Гомер биргән сөю җимешен.
Җаны белән тоеп яши Ана,
Баласының йөрәк тибешен.
Ана күңеле — диңгез. Бар да сыя:
Борчулар да, шатлык — барсы да.
Сөенечле язлар, якты җәйләр,
Көзе-кышы, моңы-зары да.
Дулкынлана диңгез. Баласының
Борчуларын күрсә, хафадан.
Баласына гомер, тәүфыйк сорап.
Яши ана һәркөн Алладан.
Балалары шатлык бүләк итсә.
Йөрәгенә сыймый сөенеч.
Яшәтәсе иде Әниләрне,
Китермичә һич тә көенеч!

Әлфия Ситдыйкова

* * *

Һәрбер Ана тели үз баласын
Гел бәхетле итеп күрергә.
Әзер алар, газиз баласына,
Ярты җанын бүлеп бирергә.
Инсаф, әдәп үрнәге ул һәрчак.
Бөек аның куйган хезмәте.
Ана хакын хаклап, күрсәтик без
Аналарга тиеш хөрмәтне.

Әлфия Ситдыйкова

* * *

Безнең өчен яшәү өлгесе син.
Бар назыңны безгә багышладың.
Ап-ак карлар яуган шушы көндә.
Таралсыннар барлык сагышларың.
Көчле бит син. Әнкәй, түзем җанлы,
Мәрхәмәтле, изге күңелле.
Безгә биргән яшәү көче өчен.
Ходай олыласын үзеңне.
Без яшибез. Әнкәй, син булганга,
Тормышларның белеп кадерен.
Сиңа ныклы саулык телибез без.
Исәнлектә үтсен гомерең.

Әлфия Ситдыйкова

* * *

Син соң әллә изге фәрештәме,
Әллә инде тылсым иясе.
Йөрәк җылың өчен рәхмәт әйтеп
Килә бүген башны иясе.
Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барсын сыйдыручы зур йөрәк.
Рәхмәт сиңа, гомер буе безне
Сакладың син һәрбер ялгышудан.
Синең өчен ныклы саулык, бәхет
Сорыйбыз без һәркөн Аллаһыдан.

* * *

Мәрхәмәтле безнең әниләр.
Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны
Сез бирәсез, гузәл әниләр.
Сездә яши сүрелмәслек хисләр,
Йөзегездә шәфкать нурлары.
Сезнең җырлар аша күчә безгә
Туган халкыбызның моңнары

* * *

Елмайса йөзеннән аңлыйм
Әнкәемнең теләген.
Дөнья киңлегенэ тиңлим
Әнкәемнең йөрәген,
Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын,
Әнкәем, гомерләрең.
Ай нурыннан да нурлырак
Әнкәемнең йөзләре.
Моңлы көйдәй күңелемдә
Әнкәемнең сүзләре.

* * *

Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә
Нигә кояш көлеп карый
Беләбез һәммәбез дә
Әни!Әни җирдә иң кирәкле кеше.
Әниләрнең белик кадерен
Җил-давылдан саклап үстергән ул
Кызганмыйча бөтен гомерен
Аның киңәшләре көч-дәрт өсти
Илһам бирә миңа яшәргә
Бәхет-шатлык белән һәрчак язсын
“Әни”диеп аңа дәшәргә.

* * *

Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
Әнием куллары тигән
Ашны ашау күңелле.
Әни кебек аңламыйдыр
Бүтән кеше күңелне.
Бәхетле булсын, балам, дип
Әни бик нык тырыша.
Үпкәләмим, кайчагында
Әз-мәз генә орышса.
Әнием, тик син булганга
Бәхетле көлүләрем.
Кояшлы якты дөньяда
Очынып йөрүләрем.
Гади дә син һәм гадел дә
Син — тормыш гүзәллеге.
Йомшак булсаң да, үзеңдә
Әтиләр түземлеге.
Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
Люция Аблеева

* * *

Нихәл кызым? Хәлең ничек?
Әйбәт әни — вакыт юк…
Ачуланма инде кызым,
Сагындым, түземлек юк!
Әни хәзер мин ашыгам,
Үзем шалтыратырмын!
Эшләремне бетерим дә
Бәлки сезгә кайтырмын!
Көттем,көттем дә мин кызым-
Шалтыратырга булдым!
Синнән хәбәрләр булмагач,
Кайгы-хәсрәткә тулдым!
Күп тапкырлар шалтыратты-
Әнисе хәл белергә!
Ә кызының вакыты юк,
Эше тыгыз күренә!
Бер үзем мин… бигрәк моңсу
Сезне күрәсем килә!
Кызым кайчан кайтырсың син?
Йөрәгем ярсый, тибә!
Вакыт үтә, көн дә көтә
Тәрәздән күзен алмый!
Әни күңеле йомышак-
Күзләре ничек талмый?
Шулай бер көн… караңгы төн
Әнисе шалтырата!
Хәлем авыр, бик тә яман
Кайт кызым исән чакта…
Нигә әни шулай итеп
Төнлә шалтыратасың?
Көн җитмәде мени сиңа-
Йокы бүлеп ятасың!
Иртәгесен кинәт тагын,
Телефон шалтырады!
Бу юлы әнкәсе түгел-
Күршесе шалтыратты!
Әниегез җанын бирде,
Бүген иртән, таң аткач!
Җирләргә кайтып җитегез-
Эшегез калсын бераз….
Шулай итеп әни кызын-
Башка күрә алмады!
Бәхилләшми китеп барды,
Күңел тыныч калмады!
Әнкәйләрне онытмагыз,
Кайтыгыз исән чакта!
Үкенечле булып кала-
Әни булмас шул чакта!
Фирая Габдуллина.
* * *
Бәлки, бик сагынмам
Дип киттем авылдан,
Ә күңел барыбер сагына.
Син калдың шул анда —
Сагынам шуңа да.
Гомер ит син исән-сау гына!
Яраттың безне син,
Барсына түздең син,
Кичердең ни генә кылсак та.
Бигрәкләр сөйкемле,
Нәкъ безнең шикелле
Яшь идең әле син ул чакта!
Күңелем шул чакны
Сагына шул чаклы —
Күңел яшь чагыңны сагына.
Тик ябык ишекләр —
Кайтарыйм ничеклөр,
Әнием, сине яшь чагыңа?!

Роберт Миңнуллин
* * *
Әнкәй дә картайган инде,
Чәчләре дә агарган.
Нур сибелә, нур чәчелә,
Нур бөркелә алардан.
Бик килешә аклары да,
Сагынам карасын да.
Мин агарткан чәч тә бардыр
Ул чәчләр арасында.
Әнкәйнең ап-ак чәчләре
Агарган безнең хакка.
Ул һаман яктыра бара
Күңеле, җаны акка.
Сокланып карап торырлык —
Күзне ала алмыйбыз.
Әнкәйләрнең бөеклеген
Яши-яши аңлыйбыз.
Әнкәй дә картайган инде.
Чәчләре дә агарган.
Нур сибелә, нур чәчелә,
Нур бөркелә алардан.
Сокланып карап торырлык —
Күзне ала алмыйбыз.
Әнкәйләрнең бөеклеген
Яши-яши аңлыйбыз.
* * *
Мин язларга сине тиңлим, әнкәй,
Якты язлар кебек карашың.
Күңелеңдә бары изгелекләр,
Якты юллар гына ярасың.
Һәрвакытта алда барасың.

Мин җәйләргә сине тиңлим, әнкәй,
Шундый җылы синең кочагың.
Яшәгез сез, әтием белән икәү
Сүндермичә яшәү учагын.
Мин җәйләрдә сиңа очамын.

Мин көзләргә сине тиңлим, әнкәй,
Сары сагыш сары көзләрдә.
Үткәргәнсең күпме югалтулар,
Алар чагыла синең йөзләрдә.
Үпкәләмә, әнкәй, көзләргә.

Ак кышларга сине тиңлим, әнкәй,
Ак бәс кунган инде чәчләргә.
Ак чәчләрдәй ак күңелләр белән
Язсын әнкәй диеп дәшәргә,
Ак кышларда бергә яшәргә!
* * *
Әнкәйләргә Аллаһ ярдәм бирсен!
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә безнең
Йолдызлардан
Я кояштан һәйкәл салырлык…
Давылларга каршы китәбез без,
Утлар-сулар күпме кичелә!
Туган өйгә юлны онытабыз —
Ә әнкәйләр барсын кичерә.
Якын дуслар ташлап китә безне,
Хыялларын күпләр югалта.
Әнкәйләргә кайтып егылабыз —
Ә әнкәйләр безне юата.
Алар гына безне онытмыйлар,
Алар гына чынлап ярата.
Синең белән бергә сөенә дә,
Кайгыларың булса — тарата.
Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз…
Безгә бер дә үпкәләмәсеннәр,
Әнкәйләргә сәҗдә кылыгыз!
Р.Миннуллин
* * *
Кичләр җиткән саен моңсуланып
Чыгасыңдыр капка янына.
Сабырлыклар бирсен сиңа, әнкәй,
Чыдамлыклар бирсен җаныңа.
Капка төпләренә чыгасыңдыр
Басылмасмы ярам диеп.
Ярты төнгә кадәр торасыңдыр
«Кайтып төшмәс микән балам» — диеп.
Кайтмый калсам әгәр әрнүләре
Көчәядер синең күңелеңнең.
Гомер буе әрнеп һәм кичереп
Яшәүләре җиңел түгелдер.
Күзкәйләрең тулы сабырлыктыр,
Күңелләрең тулы ярадыр.
Почтальоннар үтеп киткән саен
Йөрәкләрең чәнчеп аладыр.
* * *
Шомырт чәчәк атса,
Илгә кошлар кайтса,
Җаным тула минем назларга.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Якты тормыш миңа
Бүләк иткән өчен язларда.
Йөрәк җылың белән,
Бишек җырың, белән
Күңел кылларымны чирткәнсең.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Сабый чакларымнан
Бу дөньяга гашыйк иткәнсең.
Язгы кояш төсле,
Сулмас яшәү көчен
Биргәнсең син миңа гомергә.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Кояш булып миңа
Мәңге-мәңге яшә бу җирдә.
* * *
Тузаннарны сөртеп чыктым
Коедан су китердем
Әни эштән кайтуына
Бөтен эшне бетердем.
Булмәләрне жыештырдым,
бар җир ялт итсен әле,
Үзенең бәйрәмендә бер,
Әни ял итсен әле…
* * *
Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә —
Бу бәйрәм дөньяга килгән
Кояш нуры сибәргә!

Бу бәйрәмдәге җылылык
Гасырларга җитәрлек.
Сезнең назлы кулларыгыз
Әкиятне чын итәрлек.

Читкә китми, әниләрне
Һаман саклап йөрербез.
Әни кушса, әти белән
Тауларны күчерербез!

Матурлар безнең әниләр
Данлы эшләре белән.
Әтиләр белмәгән эшне
Әниләр эшли белә.

Наз гөлләре үсеп чыга
Сез үткән буш җирләдән.
Кабул итегез котлаулар
Безнең кебек ирләрдән!
* * *
Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?

Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме — Әнкәй, хатын-кыз!

Оставьте первый комментарий

Оставить комментарий