Шигъри дога теләкләр

ДОГАЛАР
Дога Ислам динендә Аллаһ Тәгаләгә ялваруны, Аңа мөрәҗәгать итүне аңлата. Ул, гади генә гамәл булмыйча, Аллаһка якынайтучы бер гыйбадәт булып санала. Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһының сәламе булсын) әйтә:
«Дога – ул гыйбадәт» — ди. (Тирмизи хәдис җыентыгыннан).
Менә шуңа күрә дә Аллаһ Тәгалә һәрвакытта да Үзенә дога кылырга куша. Бу хакта Коръәндә болай диелә:
«Әгәр дә синнән колларым Минем турында сораса, дөреслектә, Мин якын. Әгәр дә ул Миңа дога кылса, Мин дога кылучының догасына җавап бирәм. Миңа җавап бирсеннәр (миңа буйсынсыннар) һәм Миңа ышансыннар. Бәлки алар туры юлдан барырлар» (Коръәннең Бәкара сүрәсе – 186 нчы аяте).
Дога кылу хакында иң кирәкле нәрсәләр – күңелнең ихлас булуы һәм бөтен барлык белән Аллаһы Тәгаләгә түбәнчелек кылу. Күңел ихлас булса һәм кабул булуында шик булмаса, дога, теләсә нинди вакытта һәм теләсә нинди телдә булсын, кабул булачак һәм нәтиҗәсе күреләчәк.

Беренче сәхәр

И Рамазан! Утлар балкый һәрбер йортта,
Иң беренче сәхәр пешә бу минутта.
Яшь бер ана коймак сала майлап кына,
Уята ул балаларын җайлап кына.
– Торыгыз, тор, бәбкәләрем, намаз җитә,
Өстәлемдә ризыкларым сезне көтә.
Рамазанның савапларын бир, бер Аллам,
Изге юлда булсын иде барлык балам.
Сакла, Раббым, юлыктырма яман юллар,
Кагылмасын һич аларга яман куллар,
Ирешмәсен беркайчан да яман сүзләр,
Усал итеп бакмасыннар яман күзләр.
Күңелләренә ирештер яхшы уйлар,
Насыйп булсын үткәрергә матур туйлар.
Бәхетләрен, тәүфыйкларын бир, Аллаһым,
Хәләл булсын, хезмәтләрнең бир уңаен.
Миһербанлы, шәфкатьле ит күңелләрен,
Саулык белән үткәрсеннәр гомерләрен.
Кабул итче теләкләрем, Раббым үзең,
Бар бит синең ярлыкармын дигән сүзең.
Динә КАМАЛЕТДИНОВА

 

Уразага шигырь

Салкын җәйгә җылы өреп,
Зур бәйрәм — гает җитә.
Моңсулык сирпеп күңелгә,
Рамазан ае китә.

Кара төннәрне яктыртты
Тәравихлар балкышы.
Кыямәттә каршы алсын
Әҗер-савап алкышы.

Гөнаһлар эреп юк булсын
Ураза ялкынында.
Сыгылып торсын сый-хөрмәт
Ахирәт табынында.

Сихәт булып җанга үтсен
Кадер киче сулышы.
ХАК рәхмәтендә нурлансын
Ике дөнья тормышы.

Газиз кардәшләрем!
Пәйгамбәребезнең сәхәбәләре, рамазан ае беткәч, АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘдән 6 ай буена тоткан уразаларының кабул булуын сорап елаганнар, елның икенче яртысында 6 ай буена яңа рамазанга ирештерү бәхетен ялварып сораганнар. Чөнки озаграк яшәгән саен ихласлык белән нурланган изге гамәлләрне күбрәк җыю мөмкинлеге арта. Чын күңелдән әйткән һәр бисмиЛләһ сүзең, тоткан һәр уразаң, укыган һәр намазың, риясыз кылган һәр изгелегең гомерне бәрәкәт, нур белән баета.
Я Раббым АЛЛАҺ! Кылган гөнаһларыбызны гафу, тоткан уразаларыбызны кабул итеп, киләсе ел рамазан аена да ирешергә, ул уразаларны да куанып тотарга насыйп ит. Әмин. Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!

Ярдәменнән Ходай ташламас!

Ике күзе тулы яшь кенә,
Сызлану үтеп үзәгенә!
Һәр яңа көн — көрәш мәйданы,
Тешне кысып кирәк түзәргә!
Түзем бул син, берүк бирешмә!
«Ник яшим соң җирдә мин»,- димә!
Язмыш сынаулары алдында
Башларыңны һич тә син имә!
Иман булса күңел турендә
Ярдәменнән Ходай ташламас!
Гомерең юлында абынып
Егылсаңда, тизрәк торып бас!
Авыр уйлар алма башыңа,
Иссә дә җилләре каршыңа!
Һәр туасы якты иртәне
Яңа өмет белән каршыла!
Юныс Миннемухаметов

И Ходаем бирче сабырлык

И Ходаем бирче сабырлык
Юллар тайгак зинһар тайдыртма!
Күтәралмас зур сынаулар биреп,
Якыннарны берүк кайгыртма.
Йә Ходаем бирче сабырлык
Курыкмыйча алга барырлык,
Киртәләрне җимереп җиңел генә
Яшәр өчен юллар ярырлык.
Йә Ходаем бирче сабырлык!
Уттан алып суга салырлык.
Якыннарың булсын яннарыңда
Әҗәлләрдән тартып алырлык.

Балаларны сакла Ходаем

Үзем өчен берни сорамыймын,
Балаларны сакла, ходаем.
Бала борчулары насыйп итмә,
Калган сынавыңа чыдармын…
Туры юлдан берүк тайпылдырма,
Кая барма шунда бозыклык.
Аз мени соң юлдан язучылар,
Рәхәт тормыш күреп, кызыгып…
Күңелләргә иман, башка акыл
Салчы раббым, зинһар ташлама!
Балаларга изге теләк теләп,
Һәрбер көнем шулай башлана…

Сакла Аллаһ әниемне

Сакла Аллаһ әниемне
Ул бит безгә бик кирәк
Җир йөзендә безнең өчен
Ул иң кадерле терәк.
Сакла Аллаһ әниемне
Ул минем бердәнберем.
Гөнаһларын кичерә күр,
Озынайтчы гомерен.
Сакла Аллаһ әниемне,
Уйла әле безне дә.
Әнисез яшәү бик авыр,
Моңсу булыр нигездә.
Сакла Аллаһ әниемне,
Авырмасын, терелсен.
Гомер юллары әнинең,
Нык кыллардан үрелсен.

Улыма телэк

Миһербанлы ул үстердем диеп,
Әйтә алсам иде, әй балам.
Бәхет-тәүфигыннан аермачы
Кадерлемне газиз бер Аллам!
Тормыш дигәннәре шикәр түгел
Авыр чакта улым бул түзем!
Өлкәннәрнең киңәшләрен тыңла
Кирәктә әйтә бел үз сүзең.
Туры юлдан атла алга карап,
Хәвеф-хәтәрләргә юлыкма!
Пар канатың — әткәң-әнкәң барын,
Балакаем зинһар онытма!

ИХЛАСТАН