Раздел: ЮБИЛЕЙ БЕЛӘН / С ЮБИЛЕЕМ

Юбилей ул чынлыкта шул ук туган көн, ләкин түгәрәк дата белән бәйле буларак бик мөһим һәм зурлап үткәрелә торган бәйрәм. Билгеле, юбилей тантаналы вакыйга булганга күрә юбилярны котлау да ничектер башкача, югарырак дәрәҗәдә булырга тиеш. Безнең сайт әлеге тантана белән котлау өчен сезгә ярдәмгә килергә әзер. Котлы булсын юбилейларыгыз, шатлык белән исәнлектә каршы алырга язсын алдагыларын да!!!

Балага теләк (әнисеннән)

Нәкь …… ел элек, Син — минем татлы җимешем, баллы балам — бу дөньяга аваз салдың! Аллаһы Тәгалә миңа иң кадерле буләк — Сине буләк итте… Минем иң бәхетле көнем иде ул. Шул көннән башлап, Син минем тормышымның яме,яшәвемнең мәгнәсенә әйләндең, балам!  Мин синең авырлыклар күрми,тормышның сикәлтәле юлларын, җиңеллек белән генә үтүеңне телим! Мин сине […]

10 яшкә котлау / Юбилей 10 лет

Күз карасы кебек кадерлебез, йөрәк парәседәй газизебезны яшь тулган көне белән котлыйбыз. мәктәпкә бик теләп йөри, яхшы билгеләренә генә укый, өйдә дә бик ярдәмчел. Гел шулай булсын иде! Котлы булсын туган көнең, Күзләреңдә нурлар сүнмәсенен. Бүгенгедәй, шат елмайган йөзең, Кайгы чаткылары күрмәсен. Яз башында ахры тугангадыр, Май кояшы кебек җылы син. Кече җанлы, саф күңелле, […]

20 яшьлек юбилейга / Юбилей 20 лет

Озак көткән юбилей көн 20 яшь тик бер була Ул көннәрдә нечкә күңел Бик җаваплы хискә тула. 20 яшь шундый вакыт, Мәктән чоры артта калган. Кеше укып белем алган, Кесәсенә диплом салган. Берәү киткән армиягә. Кайберәүләр йөри эшкә. Яшьлек булгач, бар да була. Сөйгән ярлар керә төшкә. … туган, синең дә бит Иң күңелле матур […]

50 яшьлек юбилей белән / С юбилеем 50 лет на татарском

Яз бар, көз бар, җәй бар, кыш бар Һәркайсы алтын фасыл. Кеше өчен кадерлесе Әлбәттә ярты гасыр! Яз да түгел, көз дә түгел, Җәй дә түгел кыш түгел Илле яшкә җитү — һич тә Кайгырырлык эш түгел!   Илле яшь — зур тау кыясы, Аңа күпләр үрелә. Кыядан күк якыная,  Йолдыз якты күренә, Кырыслыгы ерагайган […]

80 яшькә юбилейга / Юбилей 80 лет

80 яшь ул әле картлык түгел, Ак бәхетләр кунса да чәчләргә. Аллаһ безгә гомер бүләк иткән, Иман белән кирәк яшәргә. Оныт әле сагышларны, Елмай әле күбрәк. Бирелмә төшенкелеккә, Бездән сиңа шул теләк. Әле тагын бик күп еллар, Нык типсен синең йөрәк. Син безнең бердәнберебез, Син әле безгә бик кирәк * * * Гади, сабыр, олы […]

70 яшькэ юбилей / Юбилей 70 лет

Гади, сабыр, олы җанлы да син, Кылганнарың бары изгелек. Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең, Бәхетләрең булсын гомерлек.   Туган көннәр ел да кабатлана Ләкин кабатланмый үткәне. Бәхет, шатлык һәм тазалык белән Килеп торсын иде көткәне. * * * Җитмеш бит ул – җитмеш кенә, Туксан түгел, йөз дә түгел. Картайсыннар әйдә еллар, Картаймасын бары күңел.   […]

18 яшь юбилей / 18 лет юбилей

Кадерле … ! Бүген сиңа 18 яшь. Балигъ булып, тормышның ыгы-зыгылы, аклы-каралы, шатлыклы һәм бер үк вакытта мәшәкатьле дә юлына чыгып бастың. Аның һәр мизгеле җаваплы да, рәхәт тә, авыр да, күңелле дә. Шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә сиңа язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телим!

90 яшь юбилей / Юбилей 90 лет

Туган көне бүген әниемнең Туксан ел ул яши дөньяда. Матур үзе, җыерчыклы йөзе, Чәчләре чал ап-ак булса да.   Алты баласына бүлеп биргән, Йөрәгенең бөтен ялкынын. Безнең күз алдында картайды шул Киң күңелле анам алтыным.   Тарсынма әле әнием бу дөньяны Сыкранма әле әнием авыр дип. Яшә әле яшә озак яшә, Бер киткәчтен кайтып булмый […]

17 яшь юбилейга \ С юбилеем 17 лет

Бердәнберем! Йөрәгемнән ташып чыккан хисләр, Таң җилләре аша, 17 яшең тулган көндә сиңа Котлау булып барып ирешсен! Әгәр дә син ай нурлары булып кичтән килсәң, Кояш булып иртән көлсәң, Яшьлегеңнең таңнарында ташкын булып агармын, Бәгъремә тамчы-тамчы булып тамармын. Кояшларга мнеп китсәң, Мәхәббәтле күзләреңне күрер өчен, Кояштан да табармын. Яшьлегең күмелсен гөлләргә, Изге ниятләрем, изге теләкләрем […]

75 яшькә юбилейга / Юбилей 75 лет

75 тулса тулсын, Күңелең картаймасын. Йөрәктәге дәртең белән Мәңге яшь булып кал син. Уңышлар юлдаш булсын Барасы юлларыңда. Тынычлык иминлек булсын Алдагы елларыңда Авыруны белми яшә, Бул син гел үз көчеңдә Сине исән-имин күрү Бәхет безнең өчен дә.

55 яшьлек юбилей белэн / Юбилей 55 лет

Искитмәле гаҗәп хәл бу, Ышанасы килми һич! Бәлки бу бер шаяртудыр ( фәләнгә ) илле биш?! Биреп була әле сиңа Күп дигәндә утызны. Картайтмыйча гел яшь килеш  Кем саклаган бу кызны? Төгәл яшен бер бәндә дә Әйтә алмас иреңнең дә, Яшәп ятасыз бугай сез Мәңге яшьлек илендә. Шуңа күрә без телибез Ирең белән гел бергә, […]

Кырык биш яшь котлау / 45 юбилей

Аккан суга карап моңсуланма Елларыңны чорнап акса да Әле генә җиттек асыл чорга Гайләңә син алтын багана   Иллегә дә ерак калмый диеп  Син моңайма санап елларны  Ходай биргән бу баскычка  Күпме яшьтәш җитә алмады    Атла дустым горур башың белән  Игелекләр күреп юлыңда  Тазалыктан , гайлә бәхетеннән  Аермасын ходай гөмергә ……..  Илүзә Камалетдинова   […]

60 яшь юбилейга / С юбилеем 60 лет на татарском

Сине шушы иң зур, шатлыклы бэйрэмең белэн, жан тибрэлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгэн көнең белэн котлыйбыз! 60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 жэй һэм 60 яз гына. Йөзлэреңдэ нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең жэе генэ. Эле аның көзе дэ, кышы да, кабат эбилэр чуагы да булыр. Сиңа бездэн бер генэ телэк — […]

Ихластан © 2017
Яндекс.Метрика