Раздел: ТУГАН КӨН БЕЛӘН / С ДНЕМ РОЖДЕНИЯ

Туган көнгә котлаулар \ Поздравления с днем рождения

Туган көн елга бер генә килә. Шушы елдагы бер көнне якыннарыгыз өчен тәэсирле һәм истәлекле итәр өчен, безнең сайттагы шигъри котлаулар һәм теләкләр сезгә ярдәмгә килер дип ышанып калабыз. Узегезнең якыннарыгызга, туганнарыгызга, дусларыгызга күтәренке кәеф бүләк итегез! «Ихластан.РУ» —  котлаулар сайты барчагызга да исәнлек-саулык, шатлык-сөенечләр генә тели. Туган көннәрегез күңелле үтсен! Сине чын күңелдән бәйрәмең белән котлыйм. […]

Әниләрне котлау / Поздравления маме на татарском

Бүген безнең өчен зур бәйрәм. Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез — әниебезгә … яшь тула. Кадерле Әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. […]

Этигэ котлаулар / Поздравления папе

Әтиемнең күркәм сыйфатлары Булса әгәр hәрбер ир-атта. Бар хатын-кыз көчле терәк тоеп, Яшәр иде, димен, рәхәттә! Сабыр холык, тынгы белмәс йөрәк, Уңган куллар — әти куллары. Әтиемә Ходай гомер бирсен, Тигез булсын тормыш юллары! Киңәшләрең hәрчак төпле синең, Ярдәмеңне тоеп яшим мин. Синең белән hәркөн чын йөрәктән, Горурланам ,әти, яшермим! Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрми, Гомер […]

Балаларга телэклэр, котлаулар / Поздравления и пожелания детям

<Сезнең әлеге сәхифәне ни өчен каравыгыз безнең өчен сер түгел дип уйлыйм. Сез үзегезнең нәниегезгә, яисә башка кечкенә иптәшкә котлау эзлисез. Шулай бит? Димәк аның тиздән туган көне. Сез безнең сайттан балалар өчен котлаулар таба аласыз һәм шулай ук үзегезнең котлауларыгызны да бирегә җибәрә аласыз. Туган көннәр нәниләрегезгә шатлык-сөенечләр алып килсен. Балаларыгыз исән-имин үсеп җитеп […]

Бабайга котлау / Поздравления дедушке

Бабабыз акыл иясе, Бабабыз уңган кеше. Нәрсәгә тотынса да, Һәрвакыт гөрли эше.   Барыбыз ды сине, бабай, Чын күңелдән котлыйбыз. Бәхет-шатлык, сөенеч тулы Озын гомер телибез *** Гөрләп яшә, картаюны белмә, Куанып яшә һәр көнгә. Күңелең синең һәрчак шулай, Ачык булсын һәркемгә.   Без телибез ак бәхетләр, Туасы һәр көнеңә. Зур сәләтең, эш сөюең, Гадилегең […]

Эбилэргэ котлаулар / Поздравления бабушке

Чал чәчәләрең бигрәк күркәм, Күзләреңдә горур сабырлык. Ягымлы сүз тыйнак акыл Барысы да үрнәк алырлык.   Сөеклебез, безнең өчен, Изгенең изгесе син. Авыр чакта сиңа таянабыз, Безнең өчен һәрчак кирәк син.   Гомер юлың озын-озак булсын, Тигез тормыш аны бизәсен. Гомерләрең бәхет белән үтсен, Авырлыклар бер дә килмәсен! * * * Күзеңдәге бәхет чаткылары Яшәү […]

Кышта туганнарны котлау

Йолдыздай җемелди ак карлар, Күмелә бар дөнья аклыкка. Ак кышта килгәнсез дөньяга Әйләнеп өр-яңа шатлыкка.   Ак карлар, ак биләү, ак шатлык… Әйтерсең ак чәчәк бәйләме. Күңелдә яңа җыр уята Ел саен туган көн бәйрәме.   Яшәгез һәрвакыт елмаеп, Борчулар кермәсен күңелгә. Бәхетегез кояш нуры сипсен, Сүрелми гомергә-гомергә. Элфия Ситдыйкова * * * … ! […]

Язын туганнарга котлау

Елның иң матур чагында Якты майда тугансың Әткәң-әнкәң бәхетенә, Чәчкә булып кунгансың   Бу шатлыктан фәрештәләр Берсен-берсе кочканнар Аланнарга болыннарга Күбәләкләр очканнар   Язлар килсә җәйләр булган, Көзләр килсә кыш булган. Синең дөньяга килүең Бик кирәкле эш булган.   Килми калсаң табигатьнең Зур булачак хатасы Хатыныңа кем ир булыр Балаңның кем атасы (Иреңә кем хатын […]

Җәйдә туганнарны котлау / Поздравления родившимся летом

Ямьле җәйгә тагын бер ямь өстәп, Син килгәнсең якты дөньяга. Җәйләр сиңа матурлык та биргән, Ягымлы син ахры шуңа да. Тормыш юлың сикәлтәсез булсын, Ә саулыгың булсын корычтан. Гомер буе гел шатланып яшә, Ләззәт алып шушы тормыштан.

Ихластан © 2017