Бабайга котлау / Поздравления дедушке

Бабабыз акыл иясе,
Бабабыз уңган кеше.
Нәрсәгә тотынса да,
Һәрвакыт гөрли эше.
 
Барыбыз ды сине, бабай,
Чын күңелдән котлыйбыз.
Бәхет-шатлык, сөенеч тулы
Озын гомер телибез
***
Гөрләп яшә, картаюны белмә,
Куанып яшә һәр көнгә.
Күңелең синең һәрчак шулай,
Ачык булсын һәркемгә.
 
Без телибез ак бәхетләр,
Туасы һәр көнеңә.
Зур сәләтең, эш сөюең,
Гадилегең сүнмәсен.
Әйбәтлегең, игелегең,
Гомергә сүрелмәсен.
***
Хөрмәтле (исем) абый!
Күпме генә гомер итсәгез дә,
Юлларыгыз гөлгә күмелсен,
Таң нурлары булып, йортыгызга
Тик шатлыклар гына сибелсен!
Кул көчегез белән җирдә эшләп,
Көн күргәнгә туган илемдә,
Озын юллар сезгә кыска булган,
Һәм шуңа сез яп-яшь бүген дә!