90 яшь юбилей / Юбилей 90 лет

ЮБИЛЕЙ БЕЛӘН / С ЮБИЛЕЕМ

Туган көне бүген әниемнең
Туксан ел ул яши дөньяда.
Матур үзе, җыерчыклы йөзе,
Чәчләре чал ап-ак булса да.

Алты баласына бүлеп биргән,
Йөрәгенең бөтен ялкынын.
Безнең күз алдында картайды шул
Киң күңелле анам алтыным.

Тарсынма әле әнием бу дөньяны
Сыкранма әле әнием авыр дип.
Яшә әле яшә озак яшә,
Бер киткәчтен кайтып булмый бит.

ИХЛАСТАН
Добавить комментарий