55 яшьлек юбилейга котлаулар хатын-кызга

ЮБИЛЕЙ БЕЛӘН / С ЮБИЛЕЕМ

Искитмәле гаҗәп хәл бу,
Ышанасы килми һич!
Бәлки бу бер шаяртудыр
( фәләнгә ) илле биш?!

Биреп була әле сиңа
Күп дигәндә утызны.
Картайтмыйча гел яшь килеш
Кем саклаган бу кызны?

Төгәл яшен бер бәндә дә
Әйтә алмас иреңнең дә,
Яшәп ятасыз бугай сез
Мәңге яшьлек илендә.

Шуңа күрә без телибез
Ирең белән гел бергә,
Язсын сиңа исәнлектә
Йөз яшеңне күрергә!!!

55 яшьлек юбилейга котлаулар хатын-кызга

55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…

Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.

Акыллы да, сабыр да син.
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.



Кадерле … !
Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма

55 яшьлек юбилейга котлаулар хатын-кызга

«Картаям», — дип хафаланма —
Узды вакыт чүт кенә.
И гүзәл җан, синең өчен
Илле биш яшь чүп кенә.

Бит алмаңны ни кызарткан —
Яңгыр микән, кар микән?
Сине күреп сокланмаган
Берәр ир-ат бар микән?

Дулкынланмый ачып булмый
Гөлбакчаңның капкасын.
Чәчәккә кырау төшүдән
Ходай үзе сакласын!

Бәйрәмендә караңгыдан
Бушандыра тор безне!
Дөньяның матурлыгына
Ышандырып тор безне.

55 яшьлек юбилейга котлаулар хатын-кызга

Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, ак бәхетләр, барыбызның да күңел җылысын тоеп, игелекләр күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрчак аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә, әнкәй.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.

«Әнкәй» диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була,
Кайгыларың булса — югала.

Уйлама әле картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.

55 яшьлек юбилейга котлаулар хатын-кызга

Кадерлебез! Бәйрәмең белән ихлас котлап, сиңа нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы озын гомер, тигезлек телибез. Әрнү-сагыш белмә, һәрвакыт шулай мөлаем, олы йөрәкле, ярдәмчел бул. Изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, балаларыңның, оныкларыңның ихтирамын, күңел җылысын тоеп бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.

Юбилеең котлы булсын, апам,
Йөзләреңдә бәхет балкысын.
Изге, мәрхәмәтле йөрәгеңдә
Һич сүнмәсен кояш яктысы.

55 яшьлек юбилейга котлаулар хатын-кызга

Кодагый! Юбилеең мөбарәк, ризык тулы өстәлләрегез түгәрәк, тормышыгыз бәрәкәтле, куанычлы булсын.

Яз аенда тугангамы, кодагый,
Син язлардай матур, ягымлы.
Каршылыйсың ачык йөзең белән,
Әзер була һәрчак табының.

Һәр гомернең кышы, көзе була,
Ә синеке һаман җәй килеш.
Кешелегең, кечелегең сине
Яшәтәдер шулай яшь килеш.

55 яшьлек юбилейга котлаулар хатын-кызга

55 яшең килеп ишек каккач,
Мендем димә яшьнең түренә
Күңелдә калсын көз чуагы
Гомер үтә диеп сүрелмә.

ИХЛАСТАН
Добавить комментарий