Кырык биш яшь котлау / 45 юбилей

ЮБИЛЕЙ БЕЛӘН / С ЮБИЛЕЕМ

Кырык биш яшь бит ул – зур диңгездә
Туктап алган кече утрау күк.
Гомер озын булса, алда булыр
Олы җирдә кайнар котлау күп.

Тик корабны сайлый белү кирәк,
Килеп җитәр өчен зур җиргә.
Тормыш олы, тирән дәрья кебек
Каршылыклар туар мең җирдә.

Туган көнең белән тәбрик итәм,
Чын күңелдән сине туганым.
Сүнеп калма, юлчы учагыдай,
Гомер буе үрлә, ян, дөрлә.



Тормышның иң ямьле чагы,
Кырык биш – ул аз әле!
Алда әзле – күпме шатлык!
Күпме бәхет, наз әле!

Гомереңнең бу мизгеле —
Туктап бер җырлап алу,
Үткәннәргәз шөкер итеп,
Киләчәккә юл салу!

***

Ярты гасыр дисәң, күп булыр күк.
Кырык бише бик аз тоела.
Үтте гомер аккан сулар кебек,
Ә сулары кая җыела? !

Аккан сулар бергә кушыла-кушыла
Барысы бергә коя диңгезгә.
Туган йортка, туган нигезгә
Җыясың син шулай безне дә.

Рәхмәт сиңа, рәхмәт барысы өчен,
Югалтмыйсың әткәй нигезен.
Син саклыйсың, һич кер кундырмыйча,
Туганлыкның изге һәр җебен.

***

Син бүген үзеңнең олы юбилеең — 45 яшең билгелисең. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың.
Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез!
Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән ______________

***

Сине олы бәйрәмең, 45 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм!
Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк.
Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.
Син яшисең шундый матурлыкка
Тагын матур бер ямь өстәргә.

***

Аккан суга карап моңсуланма
Елларыңны чорнап акса да
Әле генә җиттек асыл чорга
Гайләңә син алтын багана

Иллегә дә ерак калмый диеп
Син моңайма санап елларны
Ходай биргән бу баскычка
Күпме яшьтәш җитә алмады

Атла дустым горур башың белән
Игелекләр күреп юлыңда
Тазалыктан , гайлә бәхетеннән
Аермасын ходай гөмергә ……..
Илүзә Камалетдинова

* * *

Кырык биш яш бит ул зур диңгездә
Туктап алган кече утрау күк.
Гомер озын булса алда булыр —
Олы җирдә кайнар котлау күп.

Тик корабны сайлый белү кирәк,
Килеп җитәр өчен зур җиргә.
Тормыш олы, тирән дәрья кебек —
Каршылыклар туар мең җирдә.

Туган көнең белән тәбрик итәм,
Чын күңелдән сине туганым!
Сүнеп калма юлчы учагыдай,
Гомер буе үрлә, ян, дөрлә!

ИХЛАСТАН
Добавить комментарий