Месяц: Октябрь 2013

Укытучылар көне белән \ С днем учителя

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, укытучым. Синнән алган шушы белемне Бүген үзем укучыма бирәм. Бу соң үзе бәхет түгелме? Синең белән бүген горурланам, Хөрмәтем зур сиңа йөрәктә, Һәрбер сүзең, һәрбер киңәшләрең Мине ялгышмаска өйрәтә. Тәнеңә Ходай сәламәтлек бирсен. Бәхет, шатлык озата барсыннар. Язмышлар да сиңа гел яхшылык Гел уңышлар гына язсыннар. * * * Бәйрәм белән Сезне, […]

Өлкәннәр көненә котлаулар / С днем пожилых людей

Сезнең тормыш юлы матур тарих, Күпләр өчен үрнәк булырлык. Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән, Сезнең гомер — безнең горурлык. * * * Әбиебез, кадерлебез безнең, Иң өлкәне шушы гаиләдә. Чын йөрәктән сине котлар өчен Җыелыштык бүген бәйрәмгә. Ак яулыкта күңелең чисталыгы, Гомерең узган хезмәт кырында. Сабырлыгың белән юк иткәнсең Киртәләрне тормыш юлыңда. Әлегәчә ару белмәс […]

Белем бәйрәменә / С днем знаний

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй Сентябрьнең бере җиткәнен. Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, Көтә-көтә арып беткәнем. Иң беренче булып килим диеп, Өскә матур яңа күлмәк киеп, Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, Ашыга-ашыга чыгып киткәнем. Ләкин миннән бик күп алда килеп, Хуш киләсең әйдә-әйдә диеп, Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, Укытучы апам көткәнен. Шушы көннән башлап безнең өчен Кызганмыйча үзенең […]

Ихластан © 2017
Яндекс.Метрика