Әниемнең җылы кочагы (Әниләр көненә багышланган концерт программасы)

Сәхнә түренә зур хәрефләр белән:
«Барлыгың да, даның-шөһрәтең дә
Анадандыр, кеше, таны шуны.
Бул ананың табан асларында —
Шуннан уза җәннәтләрнең юлы», — дип язып куелган.

Алып баручылар: Кыз һәм егет. Текстларны алардан укытмыйча, аерым шигырьләр рәвешендә төрле кешеләрдән яттан сөйләтергә дә мөмкин.

Кыз. Әни!
Бу сүзләрдә нинди тирән мәгънә!
Бу сүзләрдә нинди серлелек.
Әниләрдән тормыш башлана бит.
Ана сүзе шуңа бик бөек!

Егет. Дуслар!
Әниләрдә — йортның ачкычлары.
Әниләрдә — учак шырпысы.
Ана кочагында туңып булмый,
Ул кочакның чиксез җылысы.

Кыз. Әниләрнең көне бүген. Бәйрәм.
Ә бит һәр көн алар көне ул.
Әни безнең өчен бөтен дөнья:
Суы да ул, җире, күге ул!

Егет. Бәйрәмегез белән, кадерле Әниләр! Саулык-сәламәтлек, гаилә шатлыклары, елларның иминлеге, күңелләрнең тынычлыгы — барысы да — Сезгә! Бүгенге бәйрәм улларыгыз, кызларыгыз өчен сөенү хисләрен тагын да арттырсын. Кояшны җылырак, җилләрне ягымлырак, көннәрне аязрак, күкләрне зәңгәррәк итсен!

Кыз. Сабый чакта, бишектә ятканда, әле үзеңне аңламаганда, белмәгәндә, син инде әниеңнең ягымлы тавышын таныйсың, аның җырларына изрәп йоклыйсың, аның татлы сүзләренә кул чәбәкләп көләсең.

Егет. фәлән сыйныф укучысы Фәлән Фәләнова башкаруында
«Әниемнең җылы кочагы» җыры. Мөнир Мазунов сүзләре, Әнвәр Бакиров көе.
Сөекле әниемнең
Борчыгандыр җанын
Күңелемнең көйсез һәр чагы.
Еласам, юаткан.
Иркәләп уйнаткан
Әниемнең җылы кочагы.

Уйнаудан туйганда.
Талчыгып калганда.
Ял сорагач керфек очларым.
Җыр көйләп, тирбәтеп.
Йоклаткан изрәтеп.
Әниемнең җылы кочагы.

Давыллы көннәрдә.
Ышыклап җилләрдән.
Күкрәгенә кыскан кем тагы?
Кадерләп үстергән.
Яшәргә көч биргән
Әниемнең җылы кочагы.

Кыз. Җылы сүзгә бакый саран булдым:
Ничек әйтим аны бу көндә?
Ул сүзләргә күңелләрем бик бай:
Син укырсың, әни, күземнән.

Егет. Еллар уза. Без дә үзгәрәбез.
Сиңа карап шуны беләбез.
Синең сабыр гына яшәвеңдә
Килер көнебезне күрәбез.

Кыз. Без янында әле. Борчымыйбыз.
Белгертмибез сиңа авырда.
Китермәскә сиңа тырышабыз
Җиңел хәсрәт, үтәр кайгы да.

Егет. фәлән сыйныф укучысы Фәлән Фәләнова башкаруында җыр:

«Син һаман да унсигездә кебек». Расих Ханнанов сузләре, Айрат Кобагышев көе.
Син һаман да унсигездә кебек,
Син һаман да шулай сөйкемле.
Чәчләреңне тик шаярып кына
Акка буягансың шикелле.

Яшьлек узды, сизми калдым, дисең.
Сүзкәйләрең дөрес түгел лә;
Яшерен генә дөрләп янар өчен.
Качып калган бит ул күңелдә..

Син һаман да унсигездә кебек.
Син һаман да шулай ягымлы.
Күзләрендә мин әле дә күрәм
Мәхәббәтле тәүге язымны.

Кыз. Әни… Бер генә көнегезне аннан башка күз алдына китереп карагыз әле. Аны яныгызда юк итеп. Каядыр еракка кунакка киткән чагынмы, эш буенча командировкаларда йөргәненме… Кояш та сүрәнрәк янадыр кебек. Йокларга яткач, керфеккә йокы эленми. Үзебез пешергән ашларның тәме сизелми.

Егет. Мин берничә сәгатькә генә чыгып китсә дә, әниемне сагынам. Җылы өйдә дә туңдыргандай, гөлләр дә моңаеп утыргандай, мич башындагы мәченең дә кәефе киткәндәй…

Кыз. Өйгә әни генә кайтып керә…

Егет. Кояш сезнең өегездән чыккан шикелле. Йортыгызга нур иңгәндәй, гөлләрнең күзләре ачылгандай, мәченең җырлыйсы килгәндәй…

Кыз. Ярый әле әниләребез бар.

Егет. Ярый әле алар сау-сәламәт һәм безнең тормышыбызны да кайгырталар.

Кыз. Тормышыбыз терәге булып яшәгән, саф күңелле, йомшак телле, нурлы йөзле әниләребез хөрмәтенә тагын бер җыр. Башкара Фәлән Фәләнова.

Әниемә
Гафу Каербеков сүзләре Шомиш Калдаяков көе Госман Әхмәтҗанов тәрҗемәсе
Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның.
Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың.
Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда.
Балалык рәхмәтем җырымда чагыла.

Кушымта:
Кадерләп үстергән мин синең җимешең,
Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың.
Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын.
Күңелең назларын күзеңнән таныймын.

Боларга бәрабәр ни генә бирәем,
Бердәнбер бүләгем — тугры йөрәгем.
Итә күр канәгать, риза бул шушыңа.
Үзеңә аталган җырымны кушып ал.

Кушымта.

Бурычлы сиңа мин, әнкәем-алтыным,
Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын.
Ай белән кояшны бирим дип уйладым,
Үрелеп алырга җитмәде буйларым.

Кушымта.

Егет. Еллар узар, еракларга таралырбыз. Әниләрне сагынып кунакка кайтырбыз, аларны сагынып хатлар язарбыз.

Кыз. «Әнигә хат». Концертны нәфис сүз белән Фәлән Фәләнова дәвам итә.

Әнигә хат
Иртә туса, малын карыйсың бар,
Яшәп буламыни уйнап кына…
Тормыш итеп булмый, сагынсаң да.
Бары минем хакта уйлап кына.

Берни көтмисең син, хәбәрләрем
Килеп торгаласа сирәк-мирәк.
Берни сорамыйсың… Күзең — серсез:
Яннарымда миңа, ди, син кирәк!

Гел син кирәк авыр чакларымда.
Чирләгәндә, күңел боекканда.
Бүген кояш бик күңелсез туды —
Әни, синең хәлең ничек анда?

Бүген болыт бик таралып ята.
Санын җыяр чамасы юк кебек.
Сызламыймы кулың, аякларың.
Чара тапмагандай терелерлек.

Маллар юлны табып кайталармы,
Барасыңмы әллә каршысына?
Көннәр салкын: уран шәлләреңнең
Мамыгына, йомшак, яхшысына.

Калын киен, аягыңа киез
Итекләр ки әле кичен, иртән.
Чәйнең кыйммәтлесе, бөртеклесе
Сихәт бирер тәннәреңә, эчсәң.

Тамагыңнан кысма, безнең өчен
Тәмле ризыкларны саклый күрмә.
Әни булгач, бала хәлен беләм —
Берни көтмим синнән мин үзем дә.

Шөкер итәм синең исәнлеккә.
Хәбәрләрең килеп торгаласа
Торалдымы, димен, көндәгечә.
Әтәч тавышын салып, көн туса.

Саулыгыңнан, бакча эшләреннән
Ямь тапмыйсың кебек — ни булган?
Сиңа язган хатым бара күрсен —
Күңелеңне бассын шул догам.

Егет. «Ана күңеле — балада, бала күңеле — далада», ди халык. Әйе, кайвакыт шулай да була. Моның өчен безне әниләр кичерсеннәр. Шулай да, дусларым, аналар хәтерен калдырмаска, алар йөрәгенә яра салмаска тырышыйк.

Кыз. Сезнең игътибарыгызга Шәриф Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» пьесасыннан бер өзек. (Ихтыяр буенча.) (Әниләр образы кергән проза әсәрләрен дә, мәсәлән, Ә.Еникинең «Ана белән кыз»ын сәхнәләштерергә мөмкин.)

Егет. Әни! Мәктәптән кайтуыбызны тәмле чәйләр кайнатып, ризыклар пешереп көтеп алучы ул.

Кыз. Әни! Мәктәпкә барганда бишлеләр, исәнлек-саулык теләп озатып калучы ул.

Егет. Әни! Без мәктәптә чакта, имтиханнар биргәндә, контроль эшләр эшләгәндә, догалар укып, тел ачкычлары сораучы ул.

Кыз. Әни! Олы юлларга чыгып киткәндә, хәерле сәгатьләр теләп калучы ул.

Егет. Әни! Авырганда синең урыныңа үзе авырырга әзер торучы. Ходайдан сиңа җиңеллекләр сораучы ул.

Кыз. Әни! Кулларын туңганда — өреп җылытучы.

Егет. Йөрәгең елаганда — сүз белән бәгырь ташларын эретүче.

Кыз. Хәсрәт килгәндә — җиңеләйтүче.

Егет. Шатлык килгәндә — синнән дә артыграк сөенүче.

Кыз. Беркемгә чишмәгән серләреңне күзеңнән укучы.

Егет. Беркемгә аңлатмаган әлеге серләрне шунда ук аңлаучы.

Кыз. Бөтен дөнья синнән баш тартканда да, синнән йөз чөермәүче.

Егет. Соңгы сулышында да синең исемеңне атаучы.

Кыз. Хәер-фатыйхасын биреп калырга тырышучы.

Егет. Әнә шундый изге күңелле әниләр турында, әниләрне котлау өчен безнең җырлар! фәлән сыйныф укучысы Фәлән Фәләнова башкаруында

«Әниләр» җыры. Мостафа Ногман сүзләре, Рөстәм Яхин көе.

Гомер таңнарыбыз аткан көнне
Зарыгу белән көтеп алучы,
Безнең өчен тау кадәрле йөкләр
Күтәрергә әзер калучы —
Әниләр,
Мәрхәмәтле безнең әниләр.
Җиргә матурлыкны,
Илгә батырлыкны
Сез бирәсез, гүзәл әниләр.
Сездә яши сүрелмәслек хисләр.
Йөзегездә шәфкать нурлары.
Сезнең җырлар аша күчә безгә
Туган халкыбызның моңнары,
Әниләр,
Мәрхәмәтле безнең әниләр.
Якты йолдыз кебек сез балкыйсыз
Тормыш юлларыбыз күгендә.
Иң кадерле бер кешебез булып.
Сакланасыз күңел түрендә.
Әниләр,
Мәрхәмәтле безнең әниләр,
Җиргә матурлыкны,
Илгә батырлыкны
Сез бирәсез, газиз әниләр.

Кыз. Кадерле әниләребез!

Егет. Йөрәк парәләребез!

Кыз. Иң якын кешеләребез!

Егет. Иң-иң сөеклеләребез!

Икесе бергә. Бәйрәм белән әниләр!

Алып баручылар баш ия һәм пәрдә төшә. Музыка уйный. Тәмам.