Мөселман яңа елы

Хиҗри ел исәбе буенча санаганда, Яңа ел изге Мөхәррәм аеның беренче көнендә керә. Дөньяви бәйрәм буларак җәмәгатьчелек тарафыннан билгеләп үтелмәсә дә, әлеге көндә дөньядагы күп кенә мәчетләрдә Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең (саллалаһү гәләйһи вәсәләм) 622 елда Мәккә шәһәреннән Мәдинәгә күченүенә багышлап вәгазьләр укыла.

“Мөхәррәм” сүзе гарәпчәдән “тыелу” дигән мәгънәгә ия. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә  4 айда (Рәҗәб, Зөлкагдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм) төрле бәхәсләрне, сугышларны тыйган. Мөхәррәм ае да әлеге изге айлар исәбендә.

Коръәни-Кәримдә дә әлеге изге айның фазыйләтләренә зур урын бирелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллалаһү гәләйһи вәсәләм үзенең бер хәдисендә: «Рамазан уразасыннан соң иң фазыйләтле ураза Мөхәррәм аенда тотылган уразадыр”, дип билгеләп үтә. Икенче бер хәдисендә: “Мөхәррәм аенда бер көн ураза тоткан кешегә 30 көн ураза тоткан кадәр савап язылыр”, ди.

Барыбыз да белгәнчә, ислам динендә ураза тоту – фарыз гамәл һәм ул изге Рамазан аенда үтәлә. Шулай да башка айларда да ураза тоталар. Мөхәррәм аенда ураза тоту шулай ук саваплыдыр. Ураза вакытында ашамый һәм эчми торып, якынлык кылудан тыелып, иң беренче чиратта сабырлыкны чыныктырабыз,  нәфесесебезгә хуҗа булырга өйрәнәбез. Караңгылык иңү белән әлеге тыелулар төшерелсә дә, кеше үзенең нәфесеннән өстен булырга өйрәнә, иманы ныгый.

Әлеге изге Мөхәррәм аенда игелекле, изге гамәлләр генә кылып, ятимнәргә, хәер ияләренә, мохтаҗларга булышырга кирәк.

Һәрбер мөселман әлеге айны Аллаһы Сөбхәнәхү вә Тәгалә юлында үткәрергә тиеш. Дөньяви Яңа елга карата “Ничек каршы алсаң, шулай үткәрерсең” дип әйтәләр. Дөресен генә әйткәндә, әлеге гыйбарә мөселман Яңа елына да туры килә: Мөхәррәм аенда үзеңне дөрес, хакыйки юлда гына тотып, тыелганнардан тыелып яшәсәң, киләсе елың да шулай булыр. Әлеге изге айда кылган гамәлләребезнең әҗер-савапларын ел буена гына түгел, киләсе дөньядада татырга насыйп әйләсә иде!